21 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Экология” милли проектына нигезләнгән “Яшел Россия” дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнашып, территорияләренә агачлар утырттылар.
Шул уңайдан 21нче сентябрь көнне Баландыш авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Яшел Россия" исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын һәм территория тирәлеген җыештырдылар.
Баландыш авыл китапханәсе «У войны не женское лицо» социаль-гуманитар проекты кысаларында "Сугыш урлаган балачак” исеме астында сугыш чоры баласы Мухаметшина Рәшидә Зиннәтулла кызы белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдәшебез үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Очрашу барлык тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына ихтирам буларак дәвам итәчәк.
Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә "Дөнья - тынычлык!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балаларга җиребезнең барлык халыкларына дус һәм тату яшәү, бер-беребезнең милләтен, гореф-гадәтен хөрмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Катнашучыларны "шәхси куркынычсызлык", "терроризм", "хокук бозу" төшенчәләре белән таныштырдылар. Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору өчен кирәкле чаралар турында фикер алышынды. Беслан фаҗигасен, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдә булган террорчылык актларын искә төшерделәр. Чара ахырында балалар һәрвакыт дуслык һәм татулык булсын дигән теләктә калды.
Субаш авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән Теләче районының 30 еллыгына багышланган "Татарстан һәм туган як белгечләре" дип исемләнгән интеллектуаль танып-белү викторинасы үткәрделәр. Биремнәр балаларга бик кызыклы һәм катлаулы булды. Сораулар берничә юнәлештән торды: "Татарстан тарихы", "География", "Сәнгать", "Әдәбият" һәм "Милли традицияләр". Барлык катнашучылар да чарада зур активлык күрсәтеп, туган як турында белемнәрен күрсәттеләр.
Әлеге вакыйга кысаларында, 18 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсе "Тынычлык булсын килер көннәрдә!" дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрде. Әлеге дәрес дәвамында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара "Тынычлык синең өчен нәрсә ул?" дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Алан авылы китапханәсендә балаларда кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан “Укыдым һәм уңышка ирештем” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде.Чара халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның йөрәк җылысын салып язган әсәрләренә нигезләнеп алып барылды, алар буенча фикер алышу оештырылды.
Чынлап та, нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йөрсәң дә, кем генә булсаң да, туган як күңелгә иң якыны һәм кадерлесе. Безнең туган җиребез – ямьле Олы Мәтәскә авылы. Тылсымлы – сихри табигате, урман-кырлары, таулары-болыннары.Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Авылым болыннары” дип исемләнгән фото-бәйге үткәрделәр.
30 август көнне Ачы авыл мәдәният йорты мөдире «Минем Республикам» акциясе үткәрде.
Акция патриотик мәгънәгә ия һәм Татарстан халыкларының бердәмлеген, илебез , республикабыз өчен хөрмәт һәм горурлык хисе уята
Авылдашларын бәйрәм белән котлап тасмалар таратылды: яшел төс – өмет символы, кызыл төс-көч, көч, куәт, зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе гәүдәләндерә; ак полоса Татарстан халкының чисталыгын, тынычлык сөючән кәефен һәм татулыкка омтылышын гәүдәләндерә.
31 августа работники культуры района передали нормативы Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» (ГТО).