ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Сәламәтлек- зур байлык ул. Чөнки ул булмаса ,кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк –омтылышларына ирешә ала. Шуны истә тотып 21 нче август көнне  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Сәламәт яшәү рәвеше- һәр гаиләнең нигезе”” дип  исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен  мөһим шарт икәнлеге турында аңлаттылар.

    Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.Флаг-ул дәүләтнең иң мөһим символларының берсе, ул аның бердәмлеге, бәйсезлеге һәм суверенитеты идеясен чагылдыра. 22 август көнне Субаш авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре "Гордо взвейся над страной флаг российский наш родной " дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: туган илнең дәүләт флагы кебек атрибутның мөһимлеге турында искә төшерү, гражданлык мәдәниятен формалаштыру, патриотик хисләр үстерү. Флагка хөрмәт күрсәтеп, без, барыннан да элек, үзебезгә, якыннарыбызга, әти-бабаларыбызга, үз Ватаныбызга карата хөрмәтебезне күрсәтәбез.

22 август –Дәүләт флагы көне уңаеннан, Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан , балалар өчен ,туган илгә,дәүләтебез символларына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, патриотик чара үткәрелде.Чарада балалар флаг турында мәгълүмат алдылар, кроссвордлар чиштеләр.

Мастер-класста катнашучылар үз көчләрен баш әйләнешле татар биюләрендә сынап карадылар, аларның тарихын белделәр, төп хәрәкәтләрне өйрәнделәр.​ Мастер-классны район мэдэният йорты хореографы Альбина Муллахметова үткәрде.

Бу сөйкемле персонаж күп кешеләрнең балачак өлешенә әверелде, һәм бүген аңа 55 яшь тула! Крокодил Генаның дуслары турындагы әкият повесте беренче тапкыр 1966 елда басылып чыкты, ә 1969 елда атаклы мультфильм да барлыкка килде, без Чебурашканың зур колаклы һәм зур күзле образын шуннан беләбез дә. Бу уңайдан Шармыш авыл клубында "Чебурашка һәм аның дуслары" дигән рәсемнәр конкурсы үткәрелде, шулай ук әлеге "мәңге яшел", ягъни беркайчан да картаймаучы персонаж белән мультипликация фильмын карадылар.

Барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы уникаль һәм безгә сакларга кирәк булган тере мирас булып тора. Без сезнең белән сөйләшкән тел бик матур һәм бай.  Рус телендә руслар гына сөйләшми. Ул Россиядә яшәүче һәр кешегә аңлаешлы. Әмма безнең телнең никадәр матур һәм бай булуын күрү өчен, аны яхшы белергә кирәк. Шул унайдан Шармыш авыл клубында “Умники и умницы” уены үткәрелде, анда балалар төрле конкурсларда, “Туган телем ” викторинасында катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр.

Бу, икекүпчәкле дус,​ ​ олылар өчен дә, балалар өчен дә туры килә торган транспорт.
20 август көнне Ачы авылы мәдәният йорты модире Султанова Лилия Ильяс кызы«Велосипед ярышы- 2021»спорт чарасы уткэрде. Чарада малайлар һәм кызлар катнашты.​
Ярышларда катнашучылар татлы күчтәнәчләр сыйландылар һәм бүләкләр белән бүләкләнде . Бәйрәмнән инде әлбәттә, күп энергия көче, бик күп уңай​ тәэсирләр алдылар.

Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган , күп гасырлык тарихы булган , 7 миллион халык сөйләшкән , дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган , утларга – суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар – киссәләр дә исән калган ,иң – иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган – сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Шушы телдә сөйләшә, аралаша, укый-яза. Шушы телдә фикер йөртә алабыз, шушы телдә аңлаша, аралаша алуыбызга чын күңелдән горурланып яшибез. Һәркемгә үзенең туган теле якын һәм газиз. Туган телдә аралашып, бер- беребез белән аңлашып , үз телебездә әдәби әсәрләр, шигырьләр укып, кичәләр оештырып , туган телебезгә сокланып яшибез. Бүген, 20 август көнне, Караширмә авыл клубында туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан үзебезнең Теләче төбәгендә иҗат итүче шагыйрьләребезнең шигырьләре белән таныштык. Туган ягыбызга никадәр ярату салынган аларның иҗатында. Укыган саен укыйсы килә. Аларга алда да иҗат уңышлары теләп калабыз.

Шушы максаттан 20 август көнне Балыклы авылы мәдәният йортында "Хокук бозуларны булдырмыйк" дигән чара узып,балалар белән әнгәмә үткәрелде.

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" әйтеме һәркемгә дә электән үк таныш. Чыннан да, спорт белән шөгыльләнү көчне генә арттырып калмый, безне рухи яктан да ныгыта, тәрбияли. Болар барысы да бүгенге көндә бик кирәкле, әһәмиятле факторлар😊

Шуның белән бәйле рәвештә, 21нче август көнне Баландыш авылы мәдәният йортында яшьләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде. Бу күренеш - яшьләр өчен вакытны кызыклы итеп үткәрер өчен генә түгел, ә сәламәт тормыш рәвеше алып барырга да зур этәргеч. Һәркемгә дә спорт белән дус булып, авырмыйча яшәүләрен теләп калабыз🤗


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International