ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Алма спасы-православие динендәге иң мөһим җәйге бәйрәмнәрнең берсе.Ул барлык милләтләрне, рухи һәм дөньяви тормышны берләштерә,  туган якка мәхәббәт тәрбияли. 19 август көнне Ачы авылы мәдәният йортында «Наливные яблочки» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрелде.

Русьтә һәр бәйрәмгә әйлән – бәйлән йөрергә кабул ителде, менә бүген дә балалар бәйрәм хуҗабикәсе белән әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, әйтемнәр, мәкальләр  әйттеләр, «алма белән сыйла», «алма алып кил» һ.б. уеннар уйнадылар, рус халык җырларын тыңладылар, бу гаҗәеп агач-алма турында табышмаклар чиштеләр.

Конкурс һәм уеннарның төп атрибуты, әлбәттә, алма булды.

Кызыклы уеннар һәм конкурслар аша балалар әлеге бәйрәмнең барлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Бәйрәмнән балалар  күтәренке кәеф, бик зур шатлык хисләре һәм хис-кичерешләр алдылар.

Бәйрәм ахырында балаларны әлбәттә инде тәмле, сусыл алмалар көтте.

24 август көнне Караширмә авылы клубында авыл фельдшеры белән берлектә  "Спид-ул куркыныч киләчәк" дигән тема астында әңгәмә үткәрелде.

Якшәмбе көнне авыл мәдәният йортына үз көчләрен музыкада сынап карау өчен яшьләр җыелды. Балаларга берничә музыкаль уен тәкъдим ителде: җырны кабатлап, музыкаль резиночка, хор җыры һ.б. катнашучылар һәр конкурсны күңелле һәм энтузиазм белән башкардылар, кемдер биеделәр, кемдер күңелле музыка астында шигырьләр укыдылар, ә кемдер читтә басып алкышладылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алды. Музыкаль батл уңышлы узды!

Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, Жырчыларга җырларда мактап   җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан Алан авылы. Читтә яшәүче авылдашлар һәр жәйге  саен Аланның матур табигатен, күркәм халкын сагынып авылга кайталар.Шул уңайдан Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре болында "Туган якта очрашулар" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә татар  халкының милли уеннары оештырылды. Авылыбызның талантлы жырчылары Сиринэ Исмагилова, Илдар Хафизов, Фәридә Гайфуллина белән беррәттән читтә яшәүче Эсхэт Назмутдинов, Алсу Зәфәр кызы Габдуллина үзләренең моңлы тавышлары белән халыкны сөендерделәр. Аларның жырларына кушылып жырладылар, биеделәр. Ә инде мәйдан уртасында авылыбызның талантлы биючеләре, Кашаповлар гаиләсе чыккач, утырган апаларда аларга кушылып биеделәр.
  Бәйрәм жыр-бию, уеннар белән төнгә хәтле дәвам итте. Күрешү сагындырылган, халык таралырга ашыкмады.

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Бүгенге көндә һәр кеше бар халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Шул уңайдан 22 август көнне Караширмә авыл клубы каршында борынгы йолаларыбызның булып саналган- кичке уенга авылыбызның яше- карты җыелды. Өлкән буын абый апаларыбыз яшь вакытта җырлаган җырларны гармунга кушылып җырладылар. Татар халкының "Йөзек салыш", "Наза", "Уклау тәгәрәтеш" уеннарын бик теләп уйнадылар. "Чабата" биюләре кичке уеннарны тагын да ямьләндерде.

 

20 август көнне Ачы мәдәният йортында "Хәмергә юк дип әйт!»дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Әлеге чараның төп  максаты-үсеп килүче буынны һәм яшьләрне спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында уйланырга,  әлеге зарарлы гадәттән баш тартырга мәҗбүр итү. Әңгәмә барышында мәдәният йорты директоры Султанова Лилия Ильяс кызы катнашучыларга хәмернең куркыныч мәкерлелеге турында сөйләде, аның ярдәмендә гаиләләр җимерелүе, сәламәтлекләре югалуы, хокук бозу, кешеләр һәлак булуы турында мәгълүмат бирде.

 

20 август көнне Сауш авыл китапханәсендә шагыйрь Әдип Маликовның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Исеме җисеменә туры килә” дигән темага әдәби сәгать үткәрелде. Китап укучылар әдипнең кыскача тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.Ә. Маликовның “Яшьлек утравым” повесть- истәлек китабына күбрәк тукталып,әсәрдәге солдат тормышы,  разведчикларның батырлыклары , мавыктыргыч вакыйгалар  турында өзекләр кычкырып укылды. Ә. Маликовның чын әдип булуын исбатлаган мактаулы исемнәре, дәүләт бүләкләре турында мәгълумат бирелде.

22 август  “Россия флагы көне” уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә берләшмәгә йөрүче балалар белән түгәрәк өстәл үтте. Балалар Россия флагының тарихына кагылышлы викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

Россиянең тарихи флагы 1991 елда кабат гамәлгә керде. 22 август - Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне. Бүген (22 август) бу көн Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә дә билгеләп үттелде. Китапханәче укучылар белән әңгәмә үздырды. Ул укучыларга флагның кайчан барлыкка килүен, төсләрнең нәрсә аңлатуын, башка флаглар янында кайда һәм ничек урнаштырылуы турында аңлатма бирде.  Бу чарадан укучылар бик күп мәгълүмәт алдылар.

  21 август көнне Айдар авыл китапханәсендә “Әдәби геройларның хокуклары” исеме астында интерактив уен рәвешендә укучылар белән хокукый белем дәресе үткәрелде.

  Балаларга “хокук”, “бурыч” дигән төшенчәләренең нәрсә икәне аңлатылды. Дәрес барышында алар әкияти һәм әдәби геройларның хокуклары бозылган очраклар турында фикер алыштылар. төп хокукларны үзләштерделәр һәм үз бурычларын кабатладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International