22 сентябрь көнне “Яшел Россия” дип исемләнгән экологик өмәдә Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре дә катнаштылар. Алар мәдәният йорты территориясен җыештырдылар.
Татарстанның тарихи, әһәмиятле көннәре арасында Республика көне аерым урын алып тора. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре 25 август көнне Республика көненә багышланган “Татарстан бәхет тапкан җирем, син бит минем газиз Ватаным” дигән тематик чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты күпмилләтле республикабызның тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Чарага “Яшә Татарстан, даның еракларга таралып!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Чара барышында балалар Татарстан флагы һәм гербы , бу символларның мәгьнәсе, республика халыклары фольклоры турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Туган якка, Ватаныбызга багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Аннан соң балалар кызыклы уеннар белән беррәттән «Түбәтәйле», «Капкалы», «Йөзек салыш» кебек татар халык уеннарын да уйнадылар. Чара бик файдалы һәм җанлы үтте.
24 август көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Китап һәм спорт - алга таба хәрәкәт!” дип исемләнгән әдәби-спорт уеннары үткәрделәр.
Китапханәче балаларга һәр кеше тормышында спортның әһәмияте, спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында сөйләде, спорт тормышның күп өлешен алып торса, балаларның начар гадәтләр белән мавыгырга вакытлары калмаячагын ассызыклады. Балалар танылган кешеләр тормышында физик культура һәм спорт нинди урын алып торганын, бөек язучыларның да даими спорт белән шөгыльләнүен һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруын белделәр. Чара барышында төрле хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Ахырдан барысы да, физик һәм рухи бәйләнеш -китап аша спорт дөньясын танып белергә ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр.
23 август көнне Казаклар авылында “Мәктәп чишмәсе”н ачу тантанасы узды. Чара авылның тарихи-мәдәни, милли мирасын саклауга, халыкта экологик аң һәм әйләнә-тирә мөхиткә җаваплы караш формалаштыруга, мәдәни традицияләрне торгызуга багышланган иде. Тамашачылар чишмәнең тарихы белән таныштылар, авылыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын карадылар. Бәйрәмебез кунакларын китапханә каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзалары шифалы чишмә суы, кайнаган самовар чәе һәм кайнар коймаклар белән сыйладылар.
Чын дуслар күп түгел. Иң якыны бер генә була.
Шул уңайдан 25 нче август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре”Дустыңа ярдәм кулы суз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чара берләшмәгә йөрүче укучылар белән үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар чын дусларның беркайчан да бер-берсен уңайсыз хәлгә калдырмаска, алдамаска, авыр вакытта һәрчак булышырга тиешлеге турында фикер алыштылар.
25 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Үлемсез Муса» дип исемләнгән тарихи хәтер дәресе үткәрделәр, анда төрле сыйныф укучылары катнашты. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар
Муса Җәлил... Бу исемне искә алганда, безнең алда ул ниндидер гадәти булмаган кеше кебек тоела. Ул-ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, ил азатлыгы өчен куркусыз көрәшче дә, батырларча үлем очратучы герой да. 1942 ел башында Муса Җәлил Ленинград фронтына, "Батырлык"фронт газетасы хезмәткәре буларак китә. Ул кирәкле материалны җыеп, шулай ук командованиенең йөкләмәсен үтәп йөри. 1942 елда сугышчылар отряды белән әйләнештән чыкканда Җәлил яралана һәм әсирлеккә эләгә. Гитлер концлагерында да Муса Җәлил бик күп шигырьләр язган. "Моабит дәфтәре"дип аталган шигырьләр циклы иҗатның иң югары ноктасы булып санала. Һәлак булган шагыйрьгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Әлеге бәйрәмнең максаты - беренче чиратта балаларга күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда да булырга тиешлеген искә төшерү.Кояшның үтәли кыздыруы да бу көнне беркемне дә куркытмады. Әти-әниләрен, әби-бабайларын кулларыннан җитәкләгән бала-чага тизрәк Сабантуе мәйданына ашыкты.
"Кечкенә авылда- зур концерт" проекты кысаларында узган чираттагы концерт 24 август көнне, Шэдке авыл җирлегенә кергән Олы Мирэтэк авылында булып узды. Район мәдәният хезмәткәрләре әлеге авыл халкына матур җыр- моңнарын бүләк иттеләр.
21 август көнне Ачы авылы мәдәният йортында " Наркотиклар-нәрсә ул? дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Әңгәмә барышында Ачы мәдәният йорты директоры Солтанова Лилия Ильяс кызы балаларга наркотикларның сәламәтлеккә начар тискәре йогынтысы, наркотикларның кеше тормышын җимерүе турында аңлатты.
Әңгәмәгә йомгак ясап, балаларга наркоманиянең жәмгыяткә,бөтен дөньялыкка начар тәэсир итүе, балаларны тәрбияләүдә начар йогынты ясавы, гаиләләрне җимерүгә китерүе турында аңлатты. Безнең бурыч-яшь буынга һәрвакыт "наркотикларга юк" дип әйтергә өйрәтү, әгәр кемдер наркотикны татып карарга тәкъдим итсә,"Наркотиклар закон белән тыелган!, Наркотиклар сәламәтлек тормыш өчен куркыныч!» дип әйтергә тиеш дип тәмамлады ул әңгәмәне.
14 август – беренче коткаручы, бал коткаручы, суда коткаручы. Бу Коткаручы, Гайсә Мәсихкә багышланган өч август бәйрәмнәренең берсе.
2021 елның 18 августында Ачы мәдәният йорты хезмәткәрләре " Бал спасы» дигән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Чара башында балалар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән викторина үткәрделәр. Барлык катнашучылар да яңа балны татып карадылар һәм татлы призлар алдылар.