ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Безнең акция «Чиста хөрмәт»дип атала. Акциянең исеме очраклы түгел. Төзеклән-дерелгән авылда кеше уй-гамәлләре белән чистара бара. Без авылыбызның халык өчен дә, кунаклар өчен дә чиста һәм җәлеп итүчән булуын телибез. Җиңү көне алдыннан без, Баландыш төп мәктәбе активистлары , авылыбызның фронтовикларына куелган истәлек тактасы тирәсен чистартырга уйладык .Бөек Җиңү бәйрәме - ул сугышны үткән буын алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында хәтер билгесе. Бу-безнең авылның киләчәге турында кайгырту, яшь буын ата-бабаларын, әби-бабайларын олылау. Алга таба да сугыш китә, бу вакыйгалар турында хәтерләүчеләр дә калмый диярлек. Ә без төзекләндергән һәйкәл үсеп килүче буын өчен истә калачак .

30 нчы апрель көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче районы мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г. һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф  укытучылары Аскарова Ф.М. , Нигмәтҗанова Г.Ф. белән берлектә “Укучының мәдәни көндәлеге” республика бәйгесенең район турына йомгак ясады. «Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә Теләче урта мәктәбенең  башлангыч сыйныф  укучылары  Вәлиәхмәтова Зәйнәп, Гобәйдуллина Азалия, Нигмәтҗанов Данияр  һәм Нуруллина Ралина җиңү яулады. «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясендә Антонова Гөлназ җиңеп чыкты.

28 нче апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне унаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә укучылар белән “Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү” дигән темага әңгәмә узды.

Әлеге уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә  яшьләр белән  “Милләтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Шәтке авыл  китапханәсендә Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия биру, шагыйрьнең әсәрләрен һәм ижатын пропагандалау максатыннан «Тукай турында хатирәләр» дигән темага әдәби викторина узды. Китап укучылар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук Г. Тукай турында язылган китаплар белән таныштылар. Китапханәдә вакытлары кызыклы үтте. “Безнең җанда Тукай яши икән – яши шигырь, яши туган тел” дип исемләнгән китап –күргәзмә ясалды.

29 нче  апрель  көнне  Теләче урта гомумбелем мәктәбендә Бөтенроссия  тарихи акциясе “Җиңү диктанты ” үтте. Теләче урта мәктәбе укучылары Бөтенроссия  тарихи акциясе “Җиңү диктантында  ” актив катнашты.  “Җиңү диктантында ” мәктәп директоры Хафизов Айнур Фирдәвесович укучыларга  акциянең әһәмияте турында сөйләде, унышлар теләде.  Бөтенроссия  тарихи акциясе “Җиңү диктантында” катнашу,  Бөек Ватан сугышы тарихын тирәнрәк белергә ярдәм итә, илебез батырлары белән  горурлану   хисләре уята.


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

5   нче  май  көнне  Теләче урта мәктәбе укучылары  обелиск янында тирә- юнь территорияне  чистартуда катнаштылар. Обелиск  яны матур булып чистарып калды. Бу изге эштә катнашкан укучыларга, сыйныф җитәкчеләре А.С.Гимаева һәм З.З.  Габдрахмановага  бик зур рәхмәтләр белдерәбез.


4
май, 2021 ел
сишәмбе

26 апрельдән, халыкның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауда иммунизациянең әһәмияте турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән, Европа иммунизация атналыгы башланып ките. Әлеге атна кысаларында 28 апрель көнне Әбде һәм Олы Нырсы, Олы Мәтәскә авыл җирлекләрендә Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре һәм социаль хезмәттән файдаланучылары белән берлектә консультатив очрашулар үткәрелде.


30
апрель, 2021 ел
җомга

29нчы апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова А.Р. Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре арасында уздырылган “Иң милли тәрбияче” бәйгесенең йомгаклау өлешендә катнашты. Әлеге чарада аңа  бәйгенең  “Милли белем һәм тәрбия бирүдә яңа инновацион технологияләрне иң оста файдаланучы тәрбияче” номинациясендә беренче урын яулаган өчен диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Агымдагы елнын 22 апреленнэн районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International