ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Әлеге кичәдә  китапханә тарафыннан оештырылган "Тукай теле – анам теле" исемле флешмоб җиңүчеләре, "Тукайга мәдхия"  конкурсында җиңгән балалар, “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать берләшмәсе әгъзалары, балалар бакчаларыннан килгән нәниләребез  чыгыш ясады. Бәйрәм гармунчылар ансамбле,  “Мисолька”, “Дулкын” вокаль ансамбльләре һәм  бию коллективларының дәртле җыр–биюләре белән үрелеп барды.  Чарада  һәр катнашучыга Мактау грамоталары һәм истәлекле  бүләкләр тапшырылды.

Г.Тукай татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң яктысы.  Гомере кыска булса да язучы бик күп әсәрләр иҗат итәргә өлгергән. Ул калдырган иҗат мирасы безнең горурлыгыбыз. Балалар аның әкиятләрен, шигырьләрен  даими укыйлар. 25  апрель көнне Олы Мәтәскә авылында мәдәният хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуыга карата “И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле!” дип исемләнгән  шигырь кичәсе оештырдылар. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Алар Тукайның  шигырьләрен  бик матур итеп сөйләделәр. Кичәнең ахыры “Туган тел”җыры белән тәмамланды.

23  апрель  көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан  “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән  “Габдулла Тукай - татар халкы күгендә якты йолдыз” дип  исемләнгән чара узды.  Әлеге чараның бурычы булып  балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, язучының  әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү тора. Чарада язучының китапларына күзәтү үткәрелде, шигырьләре кычкырып укылды.  Укучылар ике командагы бүленеп Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләнгән викторинада ярыштылар. Кичәнеӊ ахыры Г.Тукайныӊ «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Тукайның моңлы җырларын җырламаган, аның тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен ятламаган бала юктыр.

Тукай... Бу исемне ишеткәч, йөрәгеңдә төрле хисләр барлыкка килә. Быел Габдулла Тукайның тууына 135ел. Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Тукай теле - хәзинә” дип исемләнгән  “Тылсымлы сүзләр” түгәрәгенә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде.

22 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сак карашка юнәлтелгән #ЭКОяз -2021 район экологик акциясендә катнаштылар: үз территорияләрен чүп-чардан чистарттылар.

25 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак "клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан  "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Кичә барышында балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр аның тормыш юлы белән бәйле булган викторина сорауларына җавап бирделәр.

Татар халкының бөек улы, кыска гына, әмма йолдызлардай якты гомер кичергән, үзеннән соң үлемсез шигырьләр һәм поэмалар, чәчмә әсәрләр һәм публицистик язмалар, тәрҗемәләр һәм хәтта икътисадый-сәяси мәкаләләр калдырган Габдулла Тукай исемен белмәгән кеше юктыр.  Сөекле шагыйребезнең тууына быел 135 ел.  Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Нурландырып торсын юлыбызны Тукай каләменең яктысы!” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.

27 апрель көнне "Батыр" спорт комплексы базасында "Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021» республика ярышларының район туры узды .Баландыш төп мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады. Конкурс берничә этаптан торды:" Юл йөрү кагыйдәләрен белү",”Медицина ярдәме"," Велосипедны фигуралы йөртү","Иҗади конкурс". Мәктәбебезнең «Светофор» ЮИД командасын котлыйбыз!!!

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык һәм “ЭКОяз-2021” республика акциясе  башланды. 24 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе һәм  мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу акциягә актив кушылып, юл кырыйларын, чишмә, плотина буйларын, мәдәният йорты территориясен чүп-чарлардан арындырдылар. 

Унынчы библиотөн юбилей кичәсенең темасы - "Китап-йолдызларга юл" дип исемләнгән иде. Чара фәнгә,технологияләргә һәм кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуга багышланган. Балалар өчен "Космик сәяхәт" исемле уен-сәяхәт оештырылды. Кунаклар шулай ук өстәл уеннары, ребуслар чишә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International