ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 25 апрелендә Шармашин авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан викторина-уен булып узды. Чарада «Почемучки» клубы балалары катнашты. Алар шагыйрь биографиясеннән күп кенә яңалыкларны белделәр. Ватаныбыз, туган тел, гади халык тормышы темасына багышланган шигырьләр укыдылар.   Балалар «‎Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә һәм тәкә» һәм башка популяр әкиятләрнең матур басмалары белән таныштылар. Очрашу барышында катнашучылар табышмакларга җаваплар таптылар, ахырда  викторинада катнаштылар.

Быелгы акциянең үзәк темасы  кешенең беренче галәмгә очуына 60 ел тулуга багышлана. 24 апрельдә Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә әлеге акция бик күңелле узды. "Космоска сәяхәт"дигән чарада китапханәнең актив китап укучылары катнашты. Китап кургәзмәләре әзерләнде, аларга күзәтү ясалды. Бу чара галәм, космонавтика темасына уен программасы итеп оештырылды.

Балалар һәм ата - аналарның фантазиясенә чикләр юк. Конкурс барышында китапханәнең уку залы картиналар галереясенә әйләнде дисәк тә була. Китап укучылар тарафыннан ясалган кул эшләре һәм рәсемнәрдән бик матур күргәзмә оештырылды.

Бу - район күләмендә үткәрелгән «Нәни энҗеләр» бәйгесенең беренче турында җиңүчеләр. Иң элек балалар Габдулла Тукай иҗаты буенча әзерләнгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләделәр. Аннан соң «Туган тел ачкычы» исемле курчак театрын тамаша кылдылар. Биредә барлыгы 23 бала катнашты. Әлеге чарадан барысы да канәгать калды.

Әлеге акция галәмгә очкан беренче космонавт Юрий Гагаринның 60 еллык юбилеена һәм Фән һәм технологияләр елына багышланган иде. Биредә балалар космос һәм астрономия турындагы китаплар һәм энциклопедияләр белән таныштылар, ә ахырда нәниләргә космос турында кызыклы мультфильм күрсәтелде.

24 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә, «Гөрләвек» клубы әгъзалары өчен «Чернобыль - трагедия, подвиг, предупреждение…» дигән презентация күрсәтелде. Ул Чернобыль авариясенең 35 еллыгына багышланган иде. Китапханә хезмәткәрләре китап укучыларны ГАУСО КЦСОН «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Зиннатова Г.Р. һәм социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. белән берлектә шул еллардагы фаҗига һәм аның аянычлы нәтиҗәләре белән таныштырды. Соңыннан балаларга истәлеккә сувенирлар тапшырылды.

22 апрель көнне Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сак карашка юнәлтелгән #ЭКОяз -2021 район экологик акциясендә катнаштылар, Шармыш-Сауш юлы читләрен чүп-чардан чистарттылар.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу 23 нче апрель көнне   Баландыш авыл китапханәсендә "Тукай җыры безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәмгә “Кояшкай” балалар бакчасыннан балалар килде. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә “Кәҗә белән Сарык”әкиятеннән  персонажларның кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.

22 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фәләхова һәм мәдәният йорты директоры Р.Фәләхова “Яшел дөнья-безнең изге йортыбыз!” дигән экологик сәгать үткәрделәр. Бу көнне китапханәгә кунак булып 2-4 сыйныф укучылары килде. Бәйрәм барышында укучыларга бәйрәм тарихы, Җир көне традицияләре, бәйрәм символлары турында сөйләнде, шигырьләр, мәкальләр укыдылар, экологик табышмаклар чиштеләр, җаваплар өчен призлар алдылар.  Чираттагы эшебез - мәктәп территория-сендә агач үсентеләре утырту булды. Чөнки, тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш.

Безнең Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Э.М., балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатында, татар телендә иҗат итә торган яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» иҗади конкурсында катнашып, финалист Дипломына ия булды. Ул бәйгедә  бакча яшендәге балалар өчен иҗат ителгән "Яшь җәяүленең дуслары" әкиятен тәкъдим итте. Әлеге бәйге Татарстанның «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылган иде. Коллегабызны  котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International