ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Алар да электрон рәвештә эшкәртеләчәк һәм бастырылачак.
«Госуслуги» порталындагы сорауларга мөстәкыйль җавап бирүчеләргә исәпкә алучы бер минутка гына карый – порталда автомат рәвештә теркәлә торган раслау кодын сорый.
Тик барысы да интернетта исәпкә алуны уза алмый бит. Мәсәлән, ерак һәм кыен булган территорияләрдә яшәүчеләр яки өлкән кешеләр. Алар янына исәпкә алучылар, һичшиксез, киләчәк, барлык сораулар биреп, респондентларның мәгълүматларын кәгазьгә түгел, ә планшетларга кертәчәкләр.

Балалар татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М белән Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар.  Нәниләрнең  күңеленә бу тамаша аеруча хуш килде. Бәйрәмне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. Еллар үтү белән, Г. Тукай әсәрләренең тирән мәгънәле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанабыз.  Ул безнең өчен бөек шагыйрь генә түгел, ә татар тормышы һәм аның тарихына эз салучы шәхес тә әле. Тукай әле хаман да әсәрләре аша, шушы авыр тормышта үзеңә туры юл табарга, дөрес яшәргә өйрәтә.

26 нче апрель көнне Шәдке  балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмдә өлкән төркем балалары Габдулла Тукайның танылган "Су анасы" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шулай ук тәрбиячеләр балалар өчен шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация әзерләделәр.

Бүген бөтен татар дөньясы  бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләп үтә. 26 нчы апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә  бер гүзәл бәйрәм уздырылды: ул да булса – шагыйрь  иҗатына багышланган кичә.Әлеге чарада Г. Тукай турында истәлекләр сөйләнде, сирәк яңгырый торган шигырьләре укылды, җырлары җырланды. 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булу, шагыйрь иҗатына тагын да игътибарны сорый.  Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер дисәк тә ялгыш булмас.

Зал  Габдулла Тукай портреты,  “Шүрәле” әкиятенә багышланган күренешләр белән бизәлгән иде.
Балаларга тэрбиячелэр хэм белгечлэр тарафыннан эзерлэнгэн эдэби-музыкаль тамаша курсэтелде.Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык күңелле кичерешләр калдырды.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан  23 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Тукай җыры безнең йөрәкләрдә"  дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Без, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән әлеге кичәдә кунак булдык. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә “Кәҗә белән Сарык”әкиятеннән  персонажларның кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.

20-23 нче апрельдә  Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада үткәрелде. Теләче урта мәктәбе  укучысы Тимербаева Динә Халыкара олимпиадада уңышлы чыгыш ясады һәм призлы урынга лаек булды. Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Динәне татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наилевна әзерләде. Татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадасында  8-11 нче сыйныф укучылары һәм студентлар татар теле һәм әдәбияты, шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихы  буенча белемнәрен сынадылар,  «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән проект эшләрен якладылар. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!

24  нче  апрель көнне  укучылар  һәм хезмәткәрләр  Теләче урта мәктәбенең  барлык территориясен чистартуда катнаштылар. Мәктәп яны матур булып чистарып калды. Бу изге эштә катнашкан укучыларга, хезмәткәрләргә  бик зур рәхмәт.

22 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф  укучылары PIRLS-2021 - аңлап укуның сыйфатын тикшеру буенча халыкара тикшерүдә  катнаштылар. 4 сыйныф  укучылары PIRLS-2021 - аңлап укуның сыйфатын тикшеру буенча халыкара тикшерүдә  очраклы рәвештә сайлап алу нәтиҗәсендә катнашып, биремнәр эшләделәр.

«Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә Баландыш төп мәктәбе укучысы Гайнетдинова Назлыгөл 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International