ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

23 нче апрель көнне Теләченең 2 нче балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм булып узды. Атна дәвамында балалар бакчасында рәсемнәр, кул эшләнмәләре, шулай ук шагыйрьнең китаплары күргәзмәләре әзерләнде. Бәйрәмдә өлкән төркем балалары Габдулла Тукайның танылган "Бала белән күбәләк", "Кызыл шәкерт" һәм "Кәҗә белән Сарык" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

 

9 сыйныф җитәкчесе Галимова Ф. Г. музейда "Әбием сандыгы серләре" темасына сыйныф сәгате үткәрде.

Бүген Теләченең 2нче балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган

 

«Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!» исемле шигырь бәйрәме узды. Бәйрәмдә уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунак булып килгән әкият геройлары – Кәҗә, Акбай, Су анасы, Шүрәле кичәгә тагын да ямь өстәделәр. Бәйрәм ахырында балалар Г.Тукай әсәрләре буенча төзелгән "Зәлиянең төше" спектаклен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Бүген мәктәбебеәдә Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр булды.Гражданнар оборонасы халыкны, аларның мөлкәтен, мәдәни мирас булып калган иҗтимаги материаль кыйммәтләрне дәүләтләр арасында пәйда булган  конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла. Күнекмәләр,  өйрәнүләр оештыру һәм аларны үткәрү буенча комиссия әгъзалары һәм төркемнәрнең гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда тулысынча әзер булулары өчен кирәк.Өйрәнүләрнең башыннан ахырынача ТР Гражданнар оборонасы өлкәсендә эшләүче вәкиле Смирнов Ю.А. булды.Ул өйрәнүләрнең барышын күзәтте, үзенең киңәшләрен ,тәкъдимнәрен җиткерде. Гомумән бүгенге өйрәнүләр,документлар тутырылышы уңышлы үтте.

Икенче кечкенә төркем балалары лэпбук-кызыклы китап аша Г.Тукай экиятләре белән таныша.Уен татар шагыйре Г. Тукай әсәрләренең сюжетлары белән таныштыра, актив сөйләм, хәтер, игътибарлыкны үстерә, рәсемнәр буенча хикәя төзергә өйрәтә. Уен биремнәр һәм уеннар белән интерактив папка рәвешендә тәкъдим ителгән. Һәр папкада мөстәкыйль эшләү өчен дә, тәрбияче җитәкчелегендә эшләү өчен дә аерым биремнәр бар. Бер үк вакытта 13 һәм аннан да күбрәк бала уйный ала.

Укучыларыбыз кечкенә яшьтән  үк Тукай иҗатын яратып өйрәнәләр, бик күп шигырьләрен яттан беләләр. 

     21нче апрель  көнне  5-7 сыйныфлар белән үткәрелгән  “Китап – юл күрсәтүче йолдызым” (Г.Тукай) дип исемләнгән сборда да звеноларга буленеп, “Тамчы -шоу” , “Шигырьне таны”, “Шигъри табышмак” уеннары аша үзләренең Тукай иҗатын яхшы белүләрен исбатладылар. 

Шашка уены – мавыктыргыч һәм кызыклы уеннарның берсе.Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да шашка уены уйнарга яраталар.Бу уен балаларның логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыгын үстерә һәм иң мөһиме – хәтерне яхшырта.

«Сәйяр» театр фестивале сәләтле балаларны барлау, аларны иҗади эшчәнлеккә тарту, татар телен саклау һәм үстерү максаты белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары редакциясе тарафыннан оештырыла. Җиңүчеләр исемлегендә Баландыш төп мәктәбенең “Өмет” (җитәкчесе Зәйнуллина Р.Х) коллективы булу безнең өчен горурлык. Чын куңелдән котлыйбыз!

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә цивилизациябезнең тарихында иң зур радиацион экологик һәлакәт булды. Чернобыль атом электр станциясендә булган реактор шартлауга быел 35 ел тула. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы класс укучылары белән бу экологик һәләкәтнең тарихы, сәбәпләре турында  сөйләшү алып барылды.

20  нче  апрель көнне  Теләче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда 1 нче сыйныф  укучылары “ Үткәннен белмәгәннең-киләчәге юк”темасына экскурсиядә катнаштылар.  Музей җитәкчесе Хәлилова З.Р. укучыларны татар халкының тарихы, көнкуреше белән таныштырды. Башлангыч сыйныф  укытучысы  Кошкина Э.М. укучыларга  кызыклы сораулар бирде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International