ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Моннан 60 ел элек - 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин 1961 елда Совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» космик корабында «Байконур» космодромыннан старт алып, дөньяда беренче тапкыр Җир шары тирәли очыш ясады. Бу  очыш 1 сәгать 48 минут дәвам итте. Юрий Гагарин уңышлы гына  җиргә кире әйләнеп кайтып кешелек өчен галәмгә юл ачты. Космоска очу - зур вакыйга.  Сер түгел, безнең һәркайсыбыз балачакта Гагарин кебек космонавт булырга һәм аңа охшарга хыяллана. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе дә Беренче канал оештырган  «Я – Гагарин!» флешмобына  кушылды. Ул яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, ил космонавтикасы белән горурлану тойгылары уяту максатын күздә тотып оештырылды.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

14 апрельдә Баландыш төп мәктәбендә шахмат зонасы ачылу тантанасы үтте.Чара укучыларның җыр – биюләре белән үрелеп барды. Мәктәп коллективының шатлыгын уртаклашырга  Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Н.Н., аның урынбасары Фатхуллин А.Г. һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. килгән иде. Соңыннан укучылар кунаклар белән бергә шахмат уеннарында үз көчләрен сынап карадылар.

13 апрель көнне Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәткәрләрнең гомуми җыелышы булып узды. Җыелышта короновирус инфекциясына каршы вакцина ясату; “Моя газета», «Теләче» газеталарына язылу; профсоюз линиясе буенча эшләнелгән «Хезмәткәрләрне сәламәтләндерү» программасына керү мәсьәләләре яктыртылды.

2021 елның 12 апрелендә беренче кешенең галәмгә очуына 60 ел тула. 10 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге датага багышлап «Кеше. Галәм. Космос» исемдә мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

1961 елның нәкъ менә шул көнендә совет космонавты Юрий Гагарин «Киттек!», - дигән һәм «Восток» корабында Җир өстендә күтәрелгән. Әлеге истәлекле датага һәм Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышлап Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Мин Гагарин урамында яшим” исемле флешмоб үткәрделәр.

11 нче апрель көнне  Теләче  урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөтенроссия  космик диктанты язуда катнаштылар . Диктантны  ВДНХ, В контакте  һәм “Открытые уроки” сайтларында алып барылды. Уңышлар телибез.

12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Бүген укытучылар һәм укытучылар белән берлектә, иртәңге линейка вакытында әлеге истәлекле датаны кабат искә төшереп, космос турында кызыклы фактларны барлап үттек. 

10 нче  апрель көнне Теләче урта мәктәбендә рус теле фәненнән  Тоталь диктант яздылар. Рус теле фәненнән Тоталь диктантны  рус теле һәм әдәбияты укытучылары  яздырды. Тоталь диктантны 50 артык укучы язды.

4 – 9   нчы апрель  көннәрендә  Казан  шәһәрендә Теләче урта мәктәбе инглиз  теле укытучысы   Гыймаева Ания Салмановна  “ Ел укытучысы - 2021” Бөтенроссия  конкурсының региональ этабында  катнашты һәм “Иң яхшы инглиз теле” номинациясендә  җиңү яулады. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!

2021 елның 7 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова катнашында, Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International