9-11 апрель көнне «Батыр» спорткомплексында 2004 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына бишенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.
Халык авыз иҗаты- халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Шуларны истә тотып”Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы “ кысаларында бүген Баландыш төп мәктәбендә “Табышмаклар викторинасы” үткәрелде.
7 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә математика укытучыларының район семинары булып үтте. Семинарда катнашучылар ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар карадылар. Семинар бик нәтиҗәле үтте.
Чараны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты уздыра. Һәр бәйрәмнең бизәге – ул җыр – моң һәм милли ризыклар, шулай бит дуслар. Чыннан да халкыбызның горурланырлык, сокландыргыч гореф – гадәтләре, милли ризыклары күптөрле. Без моның шулай булуына бүген тагы бер кат инандык. Фестивальне үткәрүнең төп максаты: гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту; туган як тарихын өйрәнү;гаилә иҗаты традицияләрен яклау һәм үстерү. Бәйгенең сайлап алу турын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Ратникова Римма Атлас кызы һәм районыбыз башлыгы Хажипов Нәҗип Нәкыйп улы ачып җибәрде. Бәйгедә 9 районнан ( Теләче, Саба, Биектау, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Питрәч) килгән гаилә династияләре җюри алдында имтихан тотты. Әлеге чарада безнең районнан Иске Җөри авылыннан Латыйп бабай гаилә нәселе чыгыш ясап, 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Социаль хезмәттән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Гарденотерапия»технологиясе уңышлы кулланыла. Әлеге төр эшчәнлек психотерапевтик юнәлешкә ия, бу исә аны өлкәннәрнең эмоциональ, физик халәтен яхшырту өчен кулланырга тулы мөмкинлек бирә. «Гарденотерапия» технологиясе ел әйләнәсе дәвамында эшли. Җәйге чорда бакча яны участогында, ә кышкы айларда өйдә киң кулланылыш таба. Иртә язда социаль хезмәттән файдаланучылар социаль хезмәткәрләр белән бергәләп үсентеләр өчен туфрак һәм савытлар әзерлиләр; март-апрель айларында орлыклар чәчеп, үсентеләр үстерәләр. Өлкәннәр үзләренә ошаган гөлләрне үрчетү белән дә теләп шөгыльләнәләр. Шулай ук чәчәкләрне, гөлләрне үстерү, тәрбияләү буенча һәм бакчада үстерелә торган үсемлекләрнең файдалы үзлекләре хакында китап-журналлар укып үзләренә кирәкле мәгълүматларны туплыйлар.
2021 елның 9 апрелендә Шармыш авыл китапханәсендә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен Космонавтика көнен һәм Юрий Гагаринның космоска очуына 60 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "С Незнайкой на Луну» дигән уен-сәяхәт үткәрелде. Балалар җир орбитасына беренче ясалма иярчененең ничек җибәрелүе турында белделәр. Китапханәче космоска килгән беренче тере затлар, танылган этләр Лайка, Белка, Стрелка һәм очыштан соң киләчәк язмышлары турында сөйләде. Космос һәм Юрий Гагарин турында шигырьләр укылды. Чара ахырында "Гаҗәп космос дөньясы" күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Алдан кул эшләре остасы бәйгесе дә игълан ителгән иде.
Һәр кешенең тормышында иң мөһиме - сәламәтлек. Сәламәтлек саклау мөһимлеген ассызыклау өчен аерым бәйрәм – 7 апрель көнне Сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне "Родник "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хөсәенова Л.З., "Теләче волонтерлары" үзәге волонтерлары белән берлектә, "Сәламәтлек юлыннан алга" акциясе үткәрделәр. Волонтерлар Теләче авылы урамына чыктылар һәм буклетлар тараттылар. Безнең сәламәтлек бәһасез. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Бу бәйрәм көнендә һәр кешегә истә тотырга кирәк: сәламәтлек – ул авырулар булмау гына түгел, ә күңелебезнең торышы да.
9 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль районы авыл җирлеге башлыклары, берләшмә җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары өчен “Гадәттән тыш хәлләр булган очракта Эвакуацияләнгән халыкны кабул итү пункты хезмәткәрләрең дөрес һәм хәлиткеч рәвештә эвакуацияләнгән халыкны кабул итүен оештыру” дигән темага өйрәнү үткәрелде.Укытучылар эвакуацияләнгән халыкны кабул итүне дөрес оештыруны үткәреп күрсәттеләр. Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гыйлванович , гадәттән тыш хәлләр булган очракта, эвакуацияләнгән халыкны кабул итү вакытында дөрес һәм хәлиткеч рәвештә эш итәргә кирәклеген искәртте.
Әлеге чараның максаты балаларны татар халык милли киемнәре, чиккән сөлгеләр белән таныштыру. Балалар белән татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләшелде. Ахырдан балалар “Түбәтәй” татар милли уенында катнаштылар.
|
Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннарга зур игътибар бирелә, чөнки нәкъ менә алар балаларның физик үсешенә ярдәм итә, аларның сәламәтлеген ныгыта. Шул уңайдан һәм туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы планын тормышка ашыру максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында татар халык хәрәкәтле уеннары көне үткәрелде. Кече төркемнәрдә "Миннебай", “Түбәтәй”, зурлар төркемендә "Соры бүре", ә әзерлек төркемендә "Чүлмәк сатыш" татар халык уенын уйнадылар. Уеннар ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз теләкләрен башкалар белән килешеп уйнарга, иптәшләр алдында җаваплылык тоярга өйрәнделәр.
|