5 энә белән оекбашларны туган як табигатенә хас салкыннарда кию өчен бәйләп кигән.. Тырыш халык сарык асраган. Шушы хайван йоныннан оекбаш бәйләү үзенчәлекләре турында 8 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә балаларга оекбаш бәйләү алымнарын аңлатты. Аякка оекбашларның файдасы турында сөйләде.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе хезмәткәре "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дигән уен программасы белән "Кояшкай" балалар бакчасында булды. Бу чарага кунак булып килгән "Доктор Айболит" балаларның сәламәтлекләрен тикшерде, сәламәт булу серләрен сөйләде. Китапханәче Миләүшә Назипова "Хәрәкәттә-бәрәкәт" дигән тукталышта балаларга хәрәкәтле уеннар уйнатты.
Шул уңайдан Айдар авыл китапханәчесе А.Фәләхова “Әдәби аптечка” дигән китап күргәзмәсе оештырды һәм “Китап - дару, уку - дәвалау, китапханә - даруханә, язучы - табиб” девизы астында күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Сәламәтлек сәгате үткәрү өчен ФАП фельдшеры Егорова Д.Х. китапханәгә чакырылды. «Яшәү тирәлеге, кешенең сәламәтлеге, үзеңне ничек сакларга?» сорауларына җаваплар тыңланды. Дания апа таҗлы вирустан саклану чараларын үтәргә, вакцина ясатырга киңәш итте.
7 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә “Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Сәламәтлек - зур байлык” дип исемләнгән фельдшер белән очрашу үткәрделәр. Фельдшер балаларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде һәм врач эшенең нинди авыр хезмәт икәнен аңлатты.
Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан ”Сәламәтлек – зур байлык” дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрелде.
Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан ”Сәламәтлек – зур байлык” дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрелде.
Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чара уздырды. Чара барышында катнашучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Соңыннан аның шигырьләрен укылдылар, әкиятләре буенча кроссвордлар чиштеләр.
Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар, журналлар урын алды. Китап укырга килүчеләр күргәзмә белән таныштылар.
Чарада катнашучы «Почемучки» клубы укучылары сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат тыңладылар, халык мәкальләрен искә төшерделәр, «Спасибо нашим докторам» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт нинди әсәрләрдә тасвирланганын искә төшерделәр. Шулай ук дару үләннәренең файдасы турында әңгәмә алып барылды. Китап укучылар өчен «Яшел даруханә - сезнең сәламәтлегегезгә!» дип исемләнгән күргәзмә төзелгән иде. Соңыннан өстәл уеннары ярышлары үткәрелде.
Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Кичә барышында китапханәче укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар. Чара ахырында рәсем бәйгесе үтте.