ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәсендә “Сәламәтлек - зур байлык” исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Авыл фельшеры - Галимова Люция Муса кызы үзенең чыгышын  сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш, - дип башлады. Ул сәламәт булу өчен дөрес туклану, көндәлек гигиена таләпләрен үтәү, бүлмәдә кирәкле температура һәм дымлылык тудыру, физик күнегүләр ясау турында һәм башкалар хакында сөйләде. 

7   нче апрель  көнне Теләче урта мәктәбендә укытучылар өчен  “Гадәттән тыш хәлләр булган очракта Эвакуацияләнгән халыкны кабул итү  пункты хезмәткәрләрең дөрес һәм хәлиткеч  рәвештә эвакуацияләнгән халыкны кабул итүен оештыру” дигән темага  өйрәнү   үткәрелде.Укытучылар алдында,   эвакуацияләнгән халыкны кабул итүне дөрес  оештыруны  аңлатып,  Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант Олег Борисович  Хомченко  чыгыш ясады. Теләче муниципаль районы  башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилванович укытучыларга,  гадәттән тыш хәлләр булган очракта, эвакуацияләнгән халыкны кабул итү  вакытында   дөрес һәм хәлиткеч рәвештә  эш итәргә кирәклеген искәртте.

Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Теләче үзәк китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан «Синең сәламәтлегең – синең киләчәгең» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, инстаграм битендә презентация куелды.

Аны формалаштыру проблемасы да халыкка, бигрәк тә яшьләргә, китапханәләрнең актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. 7 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә «10 000 шагов к жизни» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, һәр кеше тормышында аның роле турында әңгәмә үткәрелде.

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә «Витаминнар илендә кунакта» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә берничә бүлектән тора, ә анда тәкъдим ителгән китаплар балаларга саулыкның кадерен белергә, сәламәтлекләрен сакларга һәм ныгытырга өйрәнергә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Шул уңайдан һәм аның 1923 елда уздырылачак 150 еллык юбилее кысаларында 6 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә бөек музыка эшлеклесенә багышланган “Рус музыкасы гение” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә композиторның тормыш, иҗат юлы  турында мәгълүматлар һәм буклетлар урын алды. Бу бөек музыкантның исеме бөтен дөньяда билгеле һәм аны кыю рәвештә "рус гение" дип атарга мөмкин. Рахманинов искиткеч пианист,  дирижер һәм композитор була, үзеннән соң бик зур мәдәни мирас калдыра. Рахманиновның иҗатында туган ил  темасы киң колач ала.

Бүген Шәдке балалар бакчасында, зурлар төркемендә тәрбияче тарафыннан "Язгы ташу вакытында сак булыйк ! "- дигән тема буенча презентация күрсәтелде. Балалар зур игътибар белән тыңладылар һәм күзәттеләр. Шул уңайдан хөрмәтле әти-әниләрне дә, язгы ташу вакытларында, балаларга аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.

Бүген мәктәбебездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 2 сыйныф укучылары өчен Шарафиева Д.Р. класстан тыш чара үткәрде. Чараның максаты: әкиятләр буенча укучыларның белемнәрен камилләштерү; кызыксыну булдыру; иҗади фикерләүләрен, уйлау сәләтен, укуга карата кызыксыну уяту.

2021 елның 2 апрелендә Олы  Әтнә авылында  2002 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында  тренер-көрәшче Сәфәров Рәдиф Разит улы истәлегенә багышланган ачык көрәш бэйгесе булып узды. Барлыгы  бу ярышта 150 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр  чыгыш ясады. 

         Көрәш нәтиҗәләре буенча:

Нигмәтжанов Данис -3 урында

Идрисов Рияз-2 урында

Әлеге унайдан  Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Халык җәүһәрләре»  берләшмәсенә йорүче укучылар белән  «Кошлар – табигать дуслары» дип исемләнгән танып белү сәгате утте. Чара барышында балалар  кошлар турында кызыклы мәгълуматлар алдылар, кышлаучы кошлар белән күчмә кошларны аерырга  өйрәнделәр. Кошлар көне уңаеннан рәсем бәйгесе игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International