Балаларны китап укырга өйрәтү – һәр ата-ананың бурычы. Халыкара балалар китабы көне 1967 елдан бирле танылган әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнне 2 апрельдә билгеләнеп үтелә. Шуны күздә тотып Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Китап - дустың һәм юлдашың” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар куп кенә кызыклы киталар белән таныштылар, табышмакларга жаваплар эзләделэр, яраткан әкиятләрен тынладылар.
Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; милли горурлык һәм милли үзаң тәрбияләү йөзеннән Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәккә йөрүче балалар белән "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар “Китап иле – серле дөнья” дип исемләнгән китап иленә сәяхәт кылдылар, викторина сорауларына җаваплар таптылар.
Китапханәгә килгән нәни укучыларыбыз үзләренең яраткан язучыларының кызыклы китаплары белән таныша алдылар.
Теләче муниципаль районы Баландыш төп мәктәбе укучысы Тимербаев Раил 2021 елның 31 мартыннан 4 апреленә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелегендә катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча ялгыз разрядта Раил 3 урынны, парлы разрядта 2 урынны, катнаш разрядта 2 урынны яулады. Команда зачетында Татарстан 2 нче урынны алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Шармыш авыл китапханәсендә укучылар өчен "Композитор, пианист, дирижер Сергей Васильевич Рахманиновның тормышы һәм иҗаты” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Һәм әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучылар рус музыкантының тормышыннан һәм иҗатыннан иң кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгаларны белде. Әңгәмә ахырында кунаклар композиторның берничә әсәрен тыңладылар.
Әлеге чара өчен китап күргәзмәсе оештырылган иде, башта балалар язучының биографиясен тыңладылар. Соңыннан алар «Загадки о сказочных героях», «Бюро находок». «Сказочный кроссворд», «Угадай сказку» конкурсларында катнаштылар. Дөрес җаваплар өчен баллар исәпләнде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
2021 елның 26 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруда практик ярдәм күрсәтү максатларында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясенең күчмә эше планлаштырыла. Мөрәҗәгатьләр өчен Телефон: 8(843) 567-88-69, 567-89-08.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Халыкара балалар китабы көненең төп максаты - балаларны әдәбиятның гүзәл дөньясына, китап укуга җәлеп итү, аның бөтен төрлелеген күрсәтү. Шул исәптән 2 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе “Нурлар” клубына йөрүче балалар катнашында “Китапларның туган көне” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. Әлеге чарада катнашучылар бәйрәмнең, китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, китап укуның ни өчен шулай мөһим булуы турында белделәр, конкурс биремнәрен үтәделәр, китап турында шигырьләр укыдылар. Чара ахырында кеше тормышындагы китапның роле , нинди китаплар укырга яратулары турында фикерләштеләр һәм уку - файдалы, күңелле, кирәкле, кызыклы шөгыль,- дигән нәтиҗәгә килделәр.