Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х. Андерсен белән бәйле. Бу көнне Иске Җөри авылы китапханәсенә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче балалар чакырылды. Алар китапханәче белән "Китап диңгезе буйлап сәяхәт” дип исемләнгән серле китап иленә сәяхәт кылдылар. Китапханәче татар телендә басылып чыккан кызыклы китаплар, балалар язучылары белән таныштырды. Укучылар ошаткан китапларын өйләренә укырга алдылар.
Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре клубта оештырылган музей почмагында укучыларга “Үз авылының тарихын һәркем белергә тиеш” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.
Шул уңайдан, Балыклы һәм Алан авылында берләшмәгә йөрүче балалар өчен "Китапханә-серле дөнья" исемле китапханә дәресе үткәрелде.Иң элек балалар китапханә эшчәнлеге белән таныштылар, балалар язучылары һәм аларның китаплары турында әңгәмә кордык. Апрель ае-Бөек Тукаебызның айлыгы уңаеннан шигырьләр уку оештырылды.Соңыннан балалар уеннарга катнашып җитезлек, зирәклекләрен сынадылар.
Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.Балалар китабы көне уңаеннан Иске Җөри авыл китапханәчесе Гыйльметдинова Рузалия һәм Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Бадриева Н. Р. балалар өчен кызыклы чара үткәрделәр. Соңыннан аларны кызыклы китаплар белән таныштырдылар, әкиятләр укыдылар.
24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көне буларак билгеләп үтелә. Бу очраклы түгел. Моннан 128 ел элек, нәкъ шушы көнне немец микробиологы Роберт Кох әлеге авыруны китереп чыгарган микроблар - туберкулез таякчыклары табылуын игълан итә. Авылыбыз фельдшеры Давлетшина Р.М. укучылар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар өчен мәгълүмати презентация тәкъдим итте. Вакцина, прививкалар, флюорография турында аерым тукталып сөйләде.
Теләче урта мәктәбе укучылары Хәмидуллина Адилә һәм Хәмидуллина Камилә “Милли проект” Экология” – балалар күзаллавы” дип аталган Республика конкурсында катнаштылар һәм рәсемнәре белән җиңү яуладылар. Котлыйбыз ! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, «Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны медицина оешмаларына китерү программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр профилактик тикшеренүләр, диспансеризация узалар, шулай ук социаль әһәмияткә ия булган йогышсыз авыруларны ачыклауга юнәлдерелгән өстәмә тикшеренүләр үтү мөмкинлегенә ия булалар. Шул ук вакытта алар өчен сәламәт туклану һәм булган авыруларны профилактикалау буенча кыскача консультациялар үткәрелә.
Ул тәрбиячеләр белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Халыкара балалар китабы көненә багышлап , "Китап - белем чишмәсе" дигән бәйрәм чарасы үткәрде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, "Китап паровозигы" һәм "Әкият җый" дигән күңелле уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр.
Бу елда да 1- апрель көнне китапханәгә укучы балалар җыелды. Язгы каникул чорында балалар буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан “Син кошларны беләсеңме?”дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрелде. Катнашучылар кошлар турындагы презентация карап, кошлар дөньясы белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр, рейбус- крассвордлар чиштеләр. Шулай ук “Безнең канатлы дусларыбыз” темасына рәсем бәйгесе оештырылды, соңыннан нәтиҗә ясап, җиңүчеләр бүләкләнде.
Халыкара кошлар көне уңаеннан 1 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Кошлар - безнең дуслар» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдән китап укучы балалар безнен якка әйләнеп кайткан кошлар белән танынышканнан соң, аларга җимлекләр куйдылар.