2 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә, кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Китапларсыз ничек яшәр идек?» дип исемләнгән кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрелде. Башта балалар Сергей Михалковның «Как бы жили мы без книг?» шигырен кычкырып укыдылар, аннан укылган өзекләр ярдәмендә әсәрләрнең исемнәрен искә төшерделәр. Әлеге сәгаттә балаларның китапның кеше тормышында нинди роль уйнавы турындагы күзаллауларын киңәйтергә тырыштык, шулай ук, китапның барлыкка килү тарихы, китаплар белән эш итү алымнары, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында элек алган белемнәр искә төшерелде.
1 апрель көнне 2021 ел – Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре җирле шагыйрә Дамира Миннебаева белән "Гел язларда килә каласы"дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрделәр. Кичәдә шагыйрәнең иҗаты белән танышу, шигырьләрен уку, аның китаплары һәм альбомнарыннан торган күргәзмә белән танышу булды. Кичә барышында татар халкының милли уеннары уйналды. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды.
Беренче апрельдән беренче сыйныф укучысының документларын кабул итү башланды. Шул уңайдан, бүген, 2 апрель көнне ,мәктәптә булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашу оештырылды. Әйтергә кирәк, 2021-2022 нче уку елының беренче классына мәктәптә дүрт укучы килер дип көтелә.
Апрельнең беренче көннәрендә бөтен җирдә кошлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ,2021 нче елның 1 нче апрелендә Баландыш төп мәктәбендә «Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз» дигән темага викторина үткәрелде, анда 6-8 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар һәм кошлар турында белемнәрен күрсәттеләр, калган укучылар аларга бу эштә булыштылар.
Әлеге бәйрәмнең вакыты очраклы гына билгеләнмәгән: нәкъ шушы чорда җылы яклардан барлык каршылыкларны җиңеп туган якларына канатлы дусларыбыз кайта башлый. Халыкара кошлар көненә Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Кошлар - әкият һәм хикәя геройлары” дигән экологик танып белү уен-викторина үткәрелде.
Көлке көне бик күп илләрдә билгеләнә торган бәйрәм. Без, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре, бу бәйрәмне укучы балалар белән билгеләп үттек. “Көлүдә бөтен тылсым”дип исемләнгән юмор кичәсе үз эченә төрле кызыклы шигырьләрне, балалар юморларын, әкиятләрне алды. Китапханәче көлке көненең ничек барлыкка килүен дә аңлатып узды. Укучылар да үзләре белән булган көлкеле вакыйгаларын искә төшерделәр. Кичә күңелле үтте.
Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында «Почемучки» клубы балалары өчен «Яз хәбәрләре» китап күргәзмәсе янында «Һәрвакыт кошлар җырласын» дигән әңгәмә үткәрелде. Күргәзмә яшь укучыларны кошлар дөньясы белән таныштыра. Китапханәче балаларга кайбер кошлар тормышындагы кызыклы мизгелләр турында сөйләде. Балалар «Птицы в литературе» дигән әдәби викторина сорауларына актив җавап бирделәр, кошлар турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Моннан тыш, балалар өчен кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар турында альбом әзерләнгән иде. Иң кечкенә укучылар өчен «Птицы – герои сказок» дип исемләнгән күргәзмәдәге китаплар тәкъдим ителде. Биредә балалар В.Бианки, М.Пришвин, Н. Сладков хикәяләре геройлары - кошлар белән очрашты.
Хөрмәтле Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре! Россиядә беренче сыйныф укучыларын мәктәпләргә кабул итү тәртибе үзгәрде. 2021 елдан беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук беренче чиратта кабул итү хокукы булган балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар бирү агымдагы елның 1 апреленнән башланачак һәм 30 июнендә төгәлләнәчәк.
Беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен кабул итү 6 июльдән, буш урыннар тулганчы, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча башлана.
Гариза ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирелә.
Тәрбия сәгате барышында сыйныф җитәкчеләре укучылар белән презентация карадылар, сәламәтлеккә кагылышлы сорауларга җаваплвр бирделәр. Бүгенге вәзгыятькә туры килгән саклану чараларын барладылар, гигиена таләпләрен искә төшерделәр.
Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлар - табигать күрке. Кошлар көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар “Кошлар - безнең дусларыбыз” исемле темага рәсемнәр ясадылар. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.