ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Теләче урта мәктәбендә 1 апрель - Халыкара кошлар көненә багышланган дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре үтте. Балалар кошларны саклау, аларга уңайлы оялар ясау   серләренә төшенделәр. Кошларны танырга өйрәнделәр, матур тавышларын истә калдырдылар.

Теләче урта мәктәбендә 1 апрель - Халыкара кошлар көненә багышланган дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре үтте. Балалар кошларны саклау, аларга уңайлы оялар ясау   серләренә төшенделәр. Кошларны танырга өйрәнделәр, матур тавышларын истә калдырдылар.

Һәр кеше үзе түгел, ә үзенең эчке җайланмалары булган йорт хуҗалыгы – менә нәрсә беренче чиратта халык санын алу вакытында статистикларны кызыксындыра. Гаилә мөнәсәбәтләренең рәсми рәвештә теркәлүе мөһим түгел. Әйтик, исәпкә алучы хатыны һәм сеңелләре белән бергә яши торган ир-аттан сораша башлый. Димәк, «беренче язылган»графасында Галочканы куя. Аңа карата гаилә әгъзаларының калган туганлык дәрәҗәсен билгеләп үтәләр: хатыны , сеңелләре. Беренче булып исәпкә алу кәгазендә гаиләнең теләсә кайсы әгъзасы язылырга мөмкин. Мәсәлән, ире яки хатыны,улы яки кызы, бәлки, бөтенләй туганы түгел. Һәр вариант өчен үз графасы бар, анда Галочканы куярга кирәк.

Җиргә яз килеп җитте, яз килгәнен сизеп җылы яктан сыерчыклар юлга чыктылар. Шул уңайдан Шәдке балалар бакчасында  март аенда  «Сделай скворечник в помощь  птицам» дигән экологик акция узды.  Безнең балалар үзләренең әтиләре, абыйлары белән сыерчыкларга матур оя ясап алып килделәр, кошларга бергәләп ярдәм иттек. Акциядә катнашкан барлык әти-әниләргә бик зур рәхмәт.

1 апрельдә, гадәттәгечә, Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең идеясе - кошларның төрлелеген һәм санын саклап калу. Бу көнне кошларның яшәү урыннарын төзекләндерү, яңа җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау буенча чаралар үткәрелә.Бүген безнең бакчада «Карга боткасы» исемле чара узды, балалар башта ярма җыйды, төрле уеннар уйнадылар, әйтемнәр әйттеләр, аннан тәмләп ботка белән сыйландылар, кошларга да өлеш чыгардылар.

Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлап җибәрде. Шунлыктан районыбыз мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдырылды. 
Бүген исә, мәктәбебездә шахмат зонасы ачу тантанасы булды. Шахмат зонасын ачу тантанасында районыбыз җитәкчесе Хазипов Н.Н., башкарма комитет җитәкчесе Хамидуллин И.Х,, районыбызның мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Сабирова А.Р. катнашты.  Шахматның безнең мәктәпләргә керүе бик күңелле. Без һәрвакыт актив спортка: көрәш, футбол, волейбол, хоккейга игътибарны  бирәбез. Ә шахмат-ул интеллектуаль спорт. Бу уен уйларга мәҗбүр итә. Нәкъ менә бу тормышта һәрчак кирәк булачак.

Корней Иванович Чуковский китапларында гаҗәеп могҗизалар бара. Хәтта укый белмәгән сабыйлар да язучының күп кенә әсәрләре белән таныш. Ә бит Корней Иванович шигырьләр һәм әкиятләр генә язмаган. Чуковский балалар өчен борынгы грек Герое Персей, Афина Паллада, Медуза Горгона, гүзәл Андромеда турында риваятьләр сөйләгән. Чуковский -  Киплинг әкиятләрен, «Том Сойер», «Мюнхгаузен бароны маҗаралары», «Робинзон Крузо» әкиятләрен тәрҗемә иткән шәхес.

Агымдагы елнын 31 март конне «Алан» ЖЧШ нен Алан авылындагы билэмэсендэ трактор хэм тагылма арбаларга курсэтмэ техник карау узды.

Элеге чаранын максаты булып,  карауга эзерлэнгэн техниканын эксплуатация вакытында куркынычсызлык чараларына жавап биругэ яраклылыгын ачыклаудан гыйбарэт.

Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл фельдшеры белән «Сәламәтлек - минем байлыгым» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Очрашу сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә һәм проблемаларына багышланган иде.

30 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә китап укучы балалар белән “Китапларга каникул юк” дигән китап уку сәгате үткәрделәр. Укучылар үзләренең яраткан китапларын бергәләп укып эчтәлекләрен сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International