Китапханә белән танышу укучылар өчен - тылсымлы әкият дөньясын ачу. Экскурсия вакытында балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Китапханәдә китаплар, журналлар һәм газеталар күп. Монда урнашырга һәм тыныч кына сайланган китапны укырга була. Китаплар безгә күп нәрсә турында сөйли: безнең Ватаныбыз һәм аның табигате, кызыклы кешеләр һәм аларның хезмәте, халыкларның тарихы һәм мәдәнияте турында. Экскурсия ахырында китапханәче балаларга китапханәнең актив укучылары булырга тәкъдим итте.
Катнашучылар табигать белгечләре һәм натуралистлар В.Бианки, Н.Сладков, М. Пришвин, К. Паустовский әсәрләренә багышланган. Балалар «Бөҗәкләр турында», «Кошлар – безнең дусларыбыз», «Хайваннар дөньясы» дигән экологик викториналар сорауларына җавап бирделәр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар һәм үзләренә ошаган китаплар алдылар. Җирне саклау көненә алдан ук "Табигать балалар күзлегеннән” конкурсы игълан ителгән иде, анда балалар рәсем ясау осталыкларын күрсәтте.
Укучыларның язгы каникулларын күңелле уздыру максатыннан 30 март көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Көчле звено” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырдылар. Биш бүлектән торган уен барышында балаларга төрле темага сораулар бирелде. Әлеге сораулар арасында әкият, мультфильм геройларын танып белү, математик биремнәр, табышмаклар шулай ук татар теленә бәйле сораулар бар иде. Укучылар әлеге чара дәвамында үзләренең тапкырлыкларын сынадылар, иң күп сорауларга җавап биргән бала иң көчле звено дип билгеләнде.
2021 елның 29 мартында безнең Шәдке балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм еллык эш планына нигезләнеп ,Нәүрүз бәйрәмен үткәрү йоласын үтәдек. Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. . Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган. Бу көнне балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Нәүрүз Мөбарәк булсын!
Алан авылы китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйдә Зыялыга 80 яшь тулуга багышланган “Туган җирдән илһам алып...” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарага язучының иҗатын киң яктыртучы күргәзмә әзерләнде, әсәрләреннән өзекләр укылды, “Яралы кош авазы” китабына күзәтү ясалды.
Балаларга китаплар белән файдалану кагыйдәләрен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатында Баландыш авыл китапханәсендә “Китап докторы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар тышлары таушалган, битләре купкан һәм бөкләнгән китапларны “дәваладылар”, купкан битләрен ябыштырып китапларга икенче сулыш өрделәр. Бу шөгыль балаларга бик ошады.
28 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре Театр көне уңаеннан берләшмәгә йөрүчеләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Сөйләшү барышында "Ефәк баулы былбыл кош" исемле спектакль буенча фикер алышу һәм китап күргәзмәсе белән танышу булды.
29 март көнне Сауш авыл халкы өчен Теләче үзәк шифаханәсенең баш табибы Галиуллин И. И. катнашында “Сәламәт булыйм дисәң” темасына сәламәтлек сәгате үткәрелде.
Башта китапханәче балаларны театр сәнгатенең җәмгыятьтә һәм кешеләр тормышында тоткан урыны белән таныштырды. Аннан соң театраль табышмаклар, ребуслар чишелде, төрле уеннар һәм бәйгеләр үткәрелде. Курчаклар белән уйнап караган «Сүзсез әкият» театраль экспромты шау-шулы һәм бик күңелле килеп чыкты. Чөнки әкиятне сәхнәләштерүдә барысының да катнашып карыйсы килгән иде.
Әлеге чарага китапханә хезмәткәрләре фойеда “Мәдәнияткә багышланган гомер” дип исемләнгән һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына карата күргәзмәләр оештырды.