Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар. 28 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре уткәргән “Тәмлетамак” дәресендә шулар турында сөйләнелде. Бу чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар. Алар да үзләре яратып пешерә торган ризыкларының рецептлары белән уртаклаштылар.
В течение весенних каникул Баландышская основная школа продолжила свою работу. Кружки, внеурочная деятельность , подготовка к соревнованиям, индивидуальные беседы велись в соответствии с расписанием. Помимо воспитания, учебная деятельность, безусловно, занимает первое место. С выпускниками ежедневно велась подготовка к основному государственному экзамену. Учащиеся 9 классов повторили, углубили и укрепили свои знания по математике и русскому языку.
Бу борынгы йола чәчү башланыр алдыннан үткәрелә. Аның мәгънәсе - яхшы һәм мул уңыш булсын өчен кошларны ашату, сыйлау. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Беренче кашык, гореф-гадәт буенча, яхшы уңыш булсын өчен, Җир анага бирелде, икенчесе - суга, җирдә тереклекне саклап калсын өчен, өченчесе - һавага, кояшлы көннәр күп булсын һәм вакытында яңгырлар яусын өчен, дүртенчесе –каргаларга, язны алып килгәннәре өчен. Һәркем үз теләкләрен җиткереп, тәмле, язгы ботканы татып карады. Бәйрәм коймак һәм чәй белән сыйлану белән тәмамланды.
Бу чара балалар китабы атнасына багышланган. «История книжной закладки» презентациясен караганнан соң, балалар китапларга кыстыргычның 1000 елдан артык элек барлыкка килгәнен белделәр. Әгәр дә китапның кыстыргычлары булса, китап тәртиптә һәм укучыларга озаграк хезмәт итә. Китапханәче яшь укучыларга китаплар һәм дәреслекләр мәктәп укучыларының даими юлдашлары, шуңа күрә аларга хөрмәт белән карарга кирәклеге турында искәртте.
Балалар бик актив катнаштылар. Алар үзләренең җитезлекләрен һәм көчләрен төрле спорт уеннарында сынадылар.
Ачы авылы китапханәсе Бөтендөнья кычкырып укулар көне кысаларында «Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы – Татарстан Республикасының балалар китапханәсе. Төрле халыкларның әкиятләре үзара бик охшаш — алар кыюлыкка, яхшылыкка, гаделлеккә, кунакчыллыкка, ярдәмчеллеккә өйрәтәләр.
Әлеге акциядә катнашып Солтанов Солтан Диплом белән бүләкләнде.
Максабаш авыл китапханәсендә әлеге истәлекле көн хакында искәртеп күргәзмә куелды. Күргәзмәдә театр тормышында тирән эз калдырган, легендар артистларыбызга багышланган китаплар, мәдәният һәм сәнгатебез тормышын яктыртып баручы “Сәхнә” журналы һәм театраль күренешләр тасвирланган фотолар урнаштырылды. Китап укучыларга әлеге көн хакында мәгълүмат бирелде, күзәтү үткәрелде.
Быел да 26 март көнне мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде. Көн матур булганлыктан бәйрәмгә килүчеләр дә күп булды. Аларның барысы да (олысы да, кечесе дә) ботка белән сыйланды.
Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Театр сәхнәсендә – якташларыбыз” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәгә якташ артистларыбыз, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында мәгълүматлар куелды.
2021 нче елның 27 нче мартында Әбде авыл китапханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халылар бердәмлеге елы уңаеннан "2021 сүз туган телдә" дип исемләнгән мавыктыргыч квест үткәрелде. Ул кызыклы маршрутлар узу, мөстәкыйль тикшеренү һәм биремнәргә җавап табу өчен төзелгән. Чөнки уен танып-белү активлыгын, аралашу культурасын, эрудицияне һәм зирәклекне үстерә. Чара ахырында балалар шигырьләр сөйләделәр.