26 март көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче Балалар иҗат үзәгенең “Репортер” түгәрәгенә (җитәкчесе Бәширова Нүрия) йөрүче балаларга “Наркотикларга урын булмасын!” исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Мәдәният йорты белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен алып бару максатыннан уеннар уйналды.
26 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә китап укучылар өчен “Балалар китабы сихри бер дөнья” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар “Без нинди әкияттән” дип исемләнгән әдәби викторинада актив катнаштылар. Шулай ук китапханәдә “Балалар китаплары могҗизалы битләр” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китаплар белән танышканнан соң, укучылар үзләренә кирәкле китапларны сайлап, өйләренә укырга алдылар.
Алан авылы китапханәсендә балалар китабы атналыгы башланып китү уңаеннан иң кечкенә китап укучылар өчен аларда китапка мәхәббәт,сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, “Китап нуры керсен күңелләргә” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.
26 март көнне Теләче балалар китапханәсендә якташ язучыбыз Сәйдә Зыялының 80 яшьлек юбилеена багышланган «Туган як та, син дә бер генә ген» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Сәйдә Зыялының китаплары - татар әдәбиятының бай мирасының бер өлеше генә. Күргәзмә аша балалар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән танышты.
27 март көнне Мамадыш шәһәрендә йөзү буенча 2007-2013 елгы кызлар һәм малайлар арасында турнир булып узды. Менделеевск, Теләче, Мамадышның үзеннән булган йөзүче егет-кызлар катнашты әлеге ярышларда. «Теләче» спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренер Заһидуллин Б.Х., Әхтәмов Р.Н. җитәкчелегендә бу турнирда катнашып кайттылар.
Барлыгы 9 команда катнашкан әлеге турнирда Теләче районы данын яклап, тренерлар Шәяхмәтов Ш.А., Габделхаев Р.Х. җитәкчелегендә Теләче, Олы Мәтәскә, Иске Җөри һәм Шәтке урта мәктәбе егетләре һәм кызлары катнашты.
Уеннар нәтиҗәсе буенча кызлар-3 нче, егетләр-4 нче урында.
25 март көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. җитәкчелегендә “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе Олы Саурыш авылында гомер кичерүче Сибгатуллина Мәсрүрә апаны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Мәсрүрә апа, Рәкыя Галимова һәм Фәягөл Фәтхуллиналар катнашында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан җылы очрашу булып узды.
27 мартта Теләче урта гомумбелем мәктәбендә беренче сыйныфка керүче балалар өчен әзерлек дәресләре үтте. Балалар башлангыч сыйныф укытучылары Галиева А.М., Миннуллина М.А. , Саттарова Т.Ф., Жукова Р.А. һәм музыка укытучысы С.П. Хәбирова белән белем дөньясына сәяхәтләрен башлап җибәрделәр. Директор урынбасары В.Г.Мифтахова әти-әниләрне мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре, укыту программасы һәм дәреслекләр белән таныштырды.
2021 елның 28 март көнендә Субаш авылында яшәүче тыл ветераны Павлова Аграпина Андреевнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Аграпина Андреевнага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Аграпина Андреевнага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2021 елның 28 март көнендә Олы Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Даутова Мәймүнә Мингәлим кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәймүнә апага Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.