ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

26 март көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары Каюм Насыйри исемендәге XIX төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларында катнаштылар. Закирова Азалия            (җитәкчесе Бикчәнтәева Д.М.), Вәлиуллина Илзирә ( җитәкчесе Хәйртдинова Я.Р.) 3 урын яуладылар. Котлыйбыз!

Районыбызның барлык сәхнә осталарын,  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры, Галиаскар Камал исемендәге Татар академия  театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры  хезмәткәрләрен   , театр сөюче барлык тамашачыларны Халыкара театр көне  белән котлыйбыз. Сезгә яңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек , бәхет-шатлыклар һәм  алкышлар телибез.

27 нче март көнне Олы Нырсы урта мәктәбе базасында , Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “ Җәшнә кояш, җалтыра!” керәшен мәдәниятенең республикакүләм балалар фестивале булып узды. Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гәйнетдинова Назлыгөл әлеге конкурста катнашып , “Халык вокалы” номинациясендә ,( өлкән группа) II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. ( Җитәкчесе – Сафина А.Э.)

Чын күңелдән Тәбрик итәбез!!!

Баландыш төп мәктәбенең  мәктәпкәчә балалар төркемендә балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзләрен хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. 25 март көнне  тәрбияче Гайнетдинова А. А.  Балалар белән “Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтибез!” дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрде. Чарада  Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.  катнашты.  Әңгәмә барышында балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар, күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алдылар. Бу чарадан балаларда бары тик уңай тәэсирләр генә калды.

26    нчы   март    көнне Теләче урта мәктәбендә “Балалар һәм яшьүсмерләр  тормышында интернет челтерләренең тискәре йогынтысын булдырмау” темасына ата- аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта  Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов А.Ф., балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе инспекторы Муталлапов И.Р.,  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зиганшина А.Н., информатика укытучысы  Гаптрахманов Ф.Ф., педагог – психолог Габдрахманова З.З., социаль педагог Вафина Ф.З.  ата- аналарга   балалар һәм яшьүсмерләр  тормышында интернет челтерләренең роле, аларга интернетның тискәре йогынтысын булдырмау чаралары турында сөйләделәр.  Мәктәп коллективы һәм ата-аналарның бердәм эш юлларын билгеләделәр,  алда торган  бурычларны   аңлаттылар, киңәшләр  бирделәр. Ата-аналар җыелышы  бик файдалы узды.

 Якташыбыз,  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Рухият” фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты Сәйдә Закир кызы Зыятдиновага 27 март көнне 80 яшь тула.Сәйдә Зыялы укучыларга “Айның тулган чагы”, “Сулар үргә акмый" дигән шигъри китаплар, проза әсәрләре – повестьлар «Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Кара таплы бизәк», «Югалту», хикәяләр «Юл читендә», «Буранлы төн», «Ике дөнья арасы», «Ачылмаган бөре», «Сыну», «Яз салкыннары» һ.б., шулай ук публицистик мәкаләләр авторы буларак та таныш. Китап укучыларыбызны якташыбыз иҗаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан Теләче җирлекара китапханәсендә “Мин дә синең сайрар бер кошчыгың” дип аталган күргәзмә эшләнде, презентация куелды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында  Айдар авыл китапханәсендә 25 март көнне “Туган телнең - асыл байлыклары” дип исемләнгән әдәби-фольклор сәгать үткәрелде. Туган телебезнең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтү максатыннан уздырылган әлеге чарада шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, башваткычлар, уеннар оештырылды. Балалар белән тизәйткечләр, сынамышлар әйтештек, кычкырып әкиятләр укыдык, шигырьләр сөйләдек, китап күргәзмәсе  буенча күзәтү үткәрдек. Яшь укучылар бик теләп өйгә китаплар алдылар. Кичәбез бергәләп  "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

25 март көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Җәнәй авылына кучмә китапханә белән барды.

25 март көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, балалар китабы атналыгы уңаеннан “Борын-борын заманда...” дип исемләнгән әкиятләр уку сәгате үткәрелде. Балалар белән татар телендә күп кенә әкиятләр укылды, әкиятләр буенча төзелгән сораулар ярдәмендә викторина уздырылды. Әлеге чараның максаты балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү, шулай ук балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.

 Язгы каникулны  күңелле итеп үткәрү максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсендә  балалар белән “Журналлар патшалыгында кунакта» дип исемләнгән информацион сәгать  үтте.Укучылар китапханәгә килә торган “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларының битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч  журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар.  Шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр. Информацион  сәгать  кызыклы һәм нәтиҗәле узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International