Биредә авыл җирлеге башлыгы, авыл ветераннар советы рәисе катнашты. Очрашу барышында сүз татар теле язмышы турында барды. Укучыларны татарча яңа китаплар белән таныштырылды.
Театр - серле, театр - әкият, тылсым. Театр - ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар… Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта да без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит.
5 нче апрель көнне Теләче район китапханәсендә үздырылган очрашуга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Хөснетдинов Харис Мөһәммәтнурович, Фатхуллин Алмаз Гыйлванович, Фатхрахманов Айдар Рамилевич, Науметова Гөлназ Шәүкәтовна һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы Дәүләт татар драма театры артисты Искәндәрова Миләүшә Нурисламовна килгән иде
2021 елның 31 мартыннан 4 апреленә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчесе, Баландыш төп мәктәбе укучысы Тимербаев Раил (өстәмә белем бирү педагогы Җәббаров А.Ф. ) Татарстан Республикасы җыелма командасы составында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелегендә катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча ялгыз разрядта Раил 3 урынны, парлы разрядта 2 урынны, катнаш разрядта 2 урынны яулады. Команда зачетында Татарстан 2 нче урынны алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Яшьләрнең ял вакытын күңелле үткәрү максатыннан 2нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Күңелле сәгать" үткәрелде.
Очрашуда балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. «Кошлар - әкиятләр һәм хикәяләр геройлары» уен - викторинасы кызыклы узды, әсәрләрдән өзекләр буенча авторның нинди кош турында язганын танып белделәр. Китапханәдә «Кошлар - безнең дусларыбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, төп геройлары - безнең канатлы дусларыбыз булган китаплар тәкъдим ителде.
23 март көнне Сауш авылы китапханәсе фонды район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган 13 данә яңа китаплар белән тулыландырылды. Һәрбер китап учетка алынып, эшкәртү үткәннән соң “Яңа китап – серле хәзинә” күргәзмәсенә куелды.
Биредә яңа китаплар белән таныштыру, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укулар узды. Кечерәк балалар үзләренең яратып укыган китапларыннан әкият геройларын ясадылар. Ә 5-6 нчы сыйныф кызлары "Балачагым китаплары" дигән әдәби газета чыгардылар. Китап уку һәм бергә узган иҗади минут һәркемне күтәренке кәеф белән рухландырды.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары Теләче районы беренчелегенә үткән «КЭС – БАСКЕТ» баскетбол лигасы ярышларында катнаштылар. Егетләр командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучылары Р.Р. Хәкимов, Б. Р. Салахиев һәм З.Х.Салихова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
«С книгой по дороге детства» - шундый исем астында Әбде авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында чаралар узды. Балалар өчен күргәзмә-күзәтүләр оештырылды, әңгәмә һәм әдәби викторина үткәрелде. Соңыннан катнашучылар рәсем бәйгесендә көч сынашты. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.