Шул уңайдан Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә "Туасы җырларым бар әле" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәгә аның тормышы, иҗаты турында мәгълуматлар һәм зыялыларыбызның истәлекләре тупланды. "Субашымда яшьлек елларым" дип исемләнгән стенд та әлеге күргәзмәдә урын алды.
Шушы уңайдан Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре “Без бергә туберкулезны җиңәбез!” дип исемләнгән флешмоб оештырдылар.
Шармыш авылы китапханәсендә балалар китабы атналыгы «Буян утравы яныннан, данлы Солтан патшалыгына" дип исемләнгән интеллектуаль уеныннан башланды, анда балалар А.С. Пушкинның яраткан әкиятләрен искә төшерделәр., китапханә океаны буйлап белем утрауларына "китап җилкәне астында" дигән сәяхәткә киттеләр. «Катнашучылар А.С. Пушкин әсәрләрен саклый торган хәзинәләр турында белделәр. Әлеге чара «Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясы» дигән мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды. Бәйрәм кысаларында китапханәдә күргәзмә куелды. «Почемучки» клубы балалары Пушкин әкиятләренең яраткан геройларын ясадылар, әлеге эшләр бәйрәмне бизәде.
23-27 нче март көннәрендә «Республика балалар китапханәсе» һәм «Россия дәүләт балалар китапханәсе» Бөтенроссия Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы игълан итте. Шул уңайдан 24 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Исәнме, Китап атналыгы!” дип исемләнгән уенлы программа тәкъдим иттеләр. Бу чара китаплар яратучылар өчен чын бәйрәм булды. Катнашучылар «Әкиятләр», “Табышмаклар урамнары”, туган телләр елына багышланган “Шигырьләр бульвары” буенча сәяхәт кылдылар, «Язгы куркынычсызлык кагыйдәләре” турында белделәр. Кызыклы спорт, интеллектуаль уеннарда, викториналарда актив катнаштылар, китап геройларына һәм аларның авторларына багышланган иҗади биремнәрне үтәделәр.
2021 елның 23-24 март көннәрендә Арчада 2010, 2011,2012,2013 елда туган малайлар, кызлар арасында йөзу буенча ярышлар булып үтте. Барлыгы 5 районнан 175 яшь спортсменнар катнашты.
Алан авылы китапханәсе республика күләмендә игълан ителгән «У войны не женское лицо» социаль-гуманитар проект нигезендә “Әй язмыш, язмыш“ дип исемләнгән онлайн таныштыру сәхифәсе башлап җибәрде. Сәхифә аша китап укучылар тыл ветераннарының язмышлары хакында якыннанрак таныша алачаклар.
Киңәшмәдә узган чордагы эшләргә анализ ясалды, китапханәләрнең проект эшчәнлеге турында планнар куелды. Хезмәтне саклау һәм китапханә фонды белән эшләү мәсьәләләре каралды. Китапханәчеләр экстремистик материаллар исемлеге белән таныштылар. Сәйфетдинова Р.М. гаилә формулярын алып бару буенча тәҗрибә уртаклашты. Бутрейлер эшләү буенча мастер-класс үткәрелде.
Нәүрүз – төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме ул. “Нәүрүз” сүзе фарсы теленнән кергән, “яңа көн” дигәнне аңлата.Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән вакытка туры килә.Аны кече Азия, Иран, Әфганстанда дәүләт бәйрәме итеп кабул итәләр.Нәүрүзне безнең халкыбыз да бәйрәм итә. Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары да әлеге бәйрәмне билгеләп үтте. Халкыбызның борынгы уеннарын уйнап, җырлап, биеп күңел ачты. Әлеге чаралар татар халкының үткәнен барларга, тарихны онытмаска ярдәм итә.
Әлбәттә, Россиянең һәр кешесе өчен төгәл җавапны беркем дә бирә алмый, ләкин исәпкә алучыларның эшен оештырганда уртача вакыт исәпләнә, аннан читкә китеп тә була.
Барлыгы 33 катлаулы мәсьәлә бар , аларның кайберләре белем алу яки туган урыны турында җавап бирергә караганда озаграк укый. Респондент уртача алганда, исәпкә алучы белән аралашуга 10-20 минут сарыф итәчәк. Бу үзе, хуҗалык әгъзалары, шулай ук Торак турында сөйләү өчен җитәрлек. «Госуслуги» сайтында анкета тутыру да шул ук вакытны алачак , гәрчә электрон халык санын алу вакытында мөһим үзенчәлек булса да, сорауларның бер өлешен соңрак кичектерергә мөмкин. Иң мөһиме-җанисәп тәмамланганчы җавапларны җибәреп өлгерү.
24нче март көне Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар, Казаклар авылы мәдәният йортында узган, район “Нәни энҗеләр” бәйгесенең сайлап алу этабында катнаштылыр. Бәйге барышында балалар туган телләрендә үзләре белән таныштырдылар һәм җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче сигез бала үзләрен уңай яттан гына күрсәтеп, уңышлы чыгыш ясадылар.