ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

Баландыш авыл китапханәсендә  23 нче март көнне “Сердәш” әдәби берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән туган як тарихын өйрәнүне дәвам итеп “Туган авылым тарихын барлап”  дигән өйрәнү-эзләнү сәгате үткәрелде. Тарихын белгән халыкның гына киләчәге бар.

Командалар әйләнеш системасы буенча уйнадылар. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Теләче №1командасы, 2 урынны-Үзәк урта мәктәбе, 3 урынны-Теләче №2 командасы яулады. Командалар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Ярышларда Теләче,Олы Мишә, Олы Нырсы, Сауш,Олы Мәтәскә, Үзәк мәктәпләре командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

 1 урын: Теләче урта мәктәбе

2 урын: Олы Мишә урта мәктәбе

3 урын: Теләче урта мәктәбе “Алга”

2021 нче елның 24 нче мартында Теләче урта мәктәбендә һәм Тиләҗе төп мәктәбендә 2003-2007 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда Теләче,Шәтке, Олы Нырсы, Иске Җөри,Алан, Үзәк мәктәпләре командалары катнашты.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора һәм мөстәкыйль, ирекле, намуслы, үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булырлык шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Туган якны һәм аның тарихын өйрәнү нисбәтеннән
23 нче март көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балалар белән Теләче муниципаль районының туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар. Музей җитәкчесе Фаягөл Миннехан кызы аларга төрле чорның экспонатлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде.

Аларга Габдулла Тукай китапларыннан күргәзмә куелды, күргәзмәгә күзәтү ясалды. Укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина үткәрелде. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, "Туган тел " җырын җырладылар.

Атналыкның беренче көнендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Сказки со всего света» дигән әкият кичәсе үткәрелде. Әкиятләр уку ярдәмендә иҗади, эстетик яктан алга киткән укучы тәрбияләү безнең бурычыбыз. Шуңа күрә, «терапия» максатында файдалану өчен әкиятнең дөрес сайлануы, аның тәрбияви яктан уңышлы булуы мөһим. Бүген балалар өр-яңа әкиятләр белән таныштылар, яхшылык һәм яманлык, геройларының төрле образлары турында фикер алыштылар. Әкият терапиясе кулланып бик күп мөмкинлекләр ачырга мөмкин, моннан без дөрес итеп файдаланырга һәм балага әкиятләр аша чынбарлык белән танышырга ярдәм итәргә тиешбез.

«Теләче муниципаль районы татар Конгрессы» район иҗтимагый оешмасы, мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге, «Ак калфак» оешмасы тарафыннан оештырылган “Нәни энҗеләр” бәйгесендә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары да актив катнашты. Бәйгенең максаты- Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең традицияләрен, гореф- гадәтләрен саклау, тарихын, мәдәниятын  өйрәнү һәм киләчәк буынга мирас итеп калдыру. Бәйге тәлапләре буенча, балалар  үзләре белән таныштырдылар, һөнәрләре белән уртаклаштылар, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Һәр катнашкан нәни дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Тәрбиячеләр белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар - безнең дуслар» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Яз ае безгә үзе белән табигатьне җанландырып канатлы дусларыбызны алып килә. Безгә җылы яктан кара каргалар,сыерчыклар һәм башка бик күп кошлар килә. Кошлар табигатькә күп файда китерә, корткычларны юк итә, безне матур сайраулары белән куандыра.   Балалар туган якларыбызга әйләнеп кайткан канатлы дусларыбызны рәсемгә төшерлеләр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.

22 – 24  нче  март  көннәрендә  Теләче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Якупова Ләйлә Мидхатовна “ Туган тел” Бөтенроссия мастер – класс конкурсының  йомгаклау этабында  катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. “ Туган тел” Бөтенроссия мастер – класс конкурсына илебезнең төрле регионнарыннан  укытучылар җыелган иде. Укытучылар дәресләрдә һәм мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Җиңүегез белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International