ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Әлеге бәйрәмдә авыл халкы, укучы яшьләр, кайткан кунаклар  спортның  өстәл теннисы, кул көрәше, шахмат-шашка, аркан тарту, волейбол  кебек төрләрендә көч сынаштылар. Катнашучылар коймак һәм  кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, 2021 елның 9 мартында, Теләче районы Шәтке авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде.

Иске Җөри авылы китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Булсаң зирәк- әйт тизрәк” дип исемләнгән табышмаклар бәйгесе узды.  Балаларга төрле темаларга кагылышлы кызыклы табышмаклар тәкъдим иттелде. Укучылар  бик теләп, бер-берсен уздырырга тырышып җавап бирделәр, үзләренең фикерләү сәләтен, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Соңыннан  матур рәсемле әкият китаплары белән таныштылар.

Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кичә барышында авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә дә рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Шулай ук “Әбиемнең күңел бизәкләре” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бәйрәм кичәсендә булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.

Айның иң матур, иң зур бәйрәме  - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 6 март көнне “Әниемнең назлы куллары " дип исемләнгән концерт үткәрелде.

Бәйрәм табышмаклар,  мәкальләр, җыр-бию, спорт уеннары белән үрелеп барды. Авыл халкы, кайткан кунаклар бәйрәмдә актив катнашты.

“Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә. Шул уңайдан 7 нче март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар кызы” бәйгесе үткәрделәр. Бу бәйгедә берсеннән-берсе чибәр, гүзәл 6 кыз катанашты. Кызлар 6 турда көч сынаштылар. Һәрбер тур аларның яклаучылары тарафыннан чыгышлар белән үрелеп барды. ”Татар кызы” бәйгесендә дуслык җиңде.  Һәм кичә ахырында кызларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. 7 нче март көнне Урта Мишә авыл клубында Саба районы Елыш авылы һәм Урта Мишә авылы үзешчәннәре катнашында  “Кызлар – язгы чәчкәләр” –исемле әдәби музыкаль  кичә үтте. Кичә нәфис сүз, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм авыл халкынын кунеленә хуш килде. Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин залда утырган һәм концертта катнашкан барлык хатын – кызларны бәйрәм белән котлап, чәчәкләр тапшырды.

Уенда  кызлар бик  яратып катнаштылар. Илзирә Шәйхутдинова беренче, Эльвина Шагимарданова икенче һәм Ясминә Халиуллина өченче урыннарны алдылар. Әлеге чарага килгән барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Дөньяның бөтен матурлыгы-хатын-кызларда!-шушы исем астында 6 март көнне Балыклы авылы мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булды.Чарада авылыбыз үзешчәннәре,балалар,якташлар катнашты.Ахырдан​ гүзәл затларыбызга чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International