ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Шул уңайдан  Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә “Туган тел – иң матур, яң якын, иң газиз тел ул” исемле  интеллектуаль танып-белү уены үткәрелде.

РФ территориясендә рәсми теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданы исәпкә алучы була ала ,дип язган идек инде. Исәпкә алучыга карата таләпләр бар:

Урта Мишә авыл клубында китапханә белән берлектә,Ватанны саклаучылар бәйрәменә карата Урта Мишә һәм Нырсы авылы үзешчәннәре катнашуында "Ир асылы- ил бизи"  исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичә матур җырлар, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Мәдәни чараларда актив катнашучы үзешчәннәргә авыл җирлеге тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

22 февраль көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Туган тел көне уңаеннан  “Синдә тудым, синнән илһам алам” исемле шигырь  кичәсе үткәрелде.  “И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам” исемле күргәзмә янында укучылар авылдашыбыз Рашат абый Низамиевның шигырьләрен сөйләделәр.  Китапханәче Газизова Р.Ш. китапханәдә эшләп килүче “И газиз туган телем”, мәдәният йорты директоры Муллахметова А.А. “Без – туган телне сөючеләр” исемле иҗади проектлар белән таныштырдылар.

Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Туган тел - иң матур, иң якын, иң газиз тел ул" дигән әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче Альбина Рәхмәтуллина китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, шулай ук милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. Чара барышында балалар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр.

Шул уңайдан халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп Шәтке авыл  китапханәсендә мәдәният йорты мөдире белән берлектә  балалар белән “Туган телем – иркә гөлем” дигән танып – белү сәгате үткәрелде. Балаларга татар теленең орфографиясе һәм фразеалогик әйтемнәр турында сөйләнде. Китап күргәзмә ясалды.

2021 нче  елның 25 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2003 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына  район беренчелеген уздырды. 28 нче тапкыр үткәрелүче  әлеге ярышта барлыгы  11  мәктәптән  152 спортчы катнашты.


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 25 февралендә Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтов һәм муниципаль район җитәкчеләре, министр урынбасарлары Теләче 2нче балалар бакчасында булды.

    25 нче февральдә Теләче муниципаль районында үткән эшлекле визит кысаларында Теләче урта гомумбелем мәктәбенә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе урынбасары Әхмәтов Марат Готович  килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International