ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

1 март көнне Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында  туган якны өйрәнү, укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, "Табигый мирас" район проектлар конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары да катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар:

26   нчы  февральдә    Теләче урта мәктәбе педагог- оештыручылары  Кочергина Зөлфия Бариевна , Закирова Айсинә Рөстәмовна һәм 10 нчы  сыйныф җитәкчесе Мөһәмәтшина Рәилә  Рәҗәповна “ Кеше тәрбияләргә” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.   Бу конкурс укытучыларны  яңа җиңүләргә рухландыра. Котлыйбыз!

Кызыл байраклы , Жуков һәм Октябрь революциясе орденлы,  армия генералы  С.М. Штеменко исемендәге Краснодар югары хәрби училищесы  16 - 22 яшьлек егетләрне укырга чакыра .

25 февраль көнне районда Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында,   татар телен үстерү буенча республика семинар -совещаниесе булып үтте.

Агымдагы елның 26 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы республика кышкы фестиваленең финалы узды. Ярышларда Татарстан Республикасының зона этапларында җиңүче 11 команда катнашты.

20 февраль көнне Югары Кибәхуҗа  авылы китапханәсендә мәдәният йорты һәм Максабаш мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Үз ана телем - минем өчен иң матур тел” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Тел турында сөйләшү – милләт язмышы турында сөйләшү ул. Тел байлыгын, тел кыйммәтен ничек бәяләргә, сакларга? Тел, әдәбият, гореф-гадәтләр, йолаларыбызны киләчәк буыннарга ничек тапшырырга? Әлеге чарада сүз әнә шулар хакында барды, җаваплар эзләнде.

Иске Җөри авылы китапханәсендә мәшһүр җырчы  Илһам Шакировның  иҗатына  багышланган  “Илһам  Шакиров - татар халкының  рухи көзгесе”  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучыларга җырчының тормышы, иҗат юлы турында видеоязма күрсәтелде,  аңа багышланган китапларга күзәтү үткәрелде.

Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул аның мәдәнияте,тарихи көзгесе. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.  Шул уңайдан,  туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгын, матурлыгын, аһәңлеген кадерләп саклауны максат итеп, Айдар авыл китапханәсе “Анам теле-телләр теле, милләтемнең бердәнбере” дип исемләнгән онлайн шигъри марафон уздырды. Укучыларның марафонга катнашуы, туган телебез - татар телендә үз сәләтләрен күрсәтәсе килүе, аеруча уңай тәэсир калдырды.

2021 елның 25 февралендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. “Компьютер грамоталылыгы” программасы буенча социаль хезмәт алучылар белән “Клавиатура – безнен булышчы” темасына дәрес үткәрде.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.  Шушы ике теманы берләштереп,  Олы Мәтәскә мәдәният йортында,  22 февраль көнне авыл җирлегенә кергән барлык мәдәният хезмәткәрләре  бәйрәм концерты уздырдылар. Бәйрәмдә авыл җирлегенә кергән дүрт авылның үзешчәннәре чыгыш ясады.  Чара барышында Армия сафларында хезмәт итүче егетебезнең сәлам хатлары укылды. Бәйрәм концерты бик күңелле булды. Барлык чыгышлар да көчле алкышларга күмелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International