ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2025 ел
җомга

Гадәти булмаган башкару техникасында «Пасха кәрзине» эшләнмәсе бөтен гаиләгә бәйрәм кәефен бүләк итәчәк. Мондый искиткеч сувенирларны 11 апрельдә «Оста куллар» клубына йөрүчеләр «Пасха кәефе» мастер - классында ясадылар. Моның өчен теләк һәм омтылыш кына кирәк булды. Нәтиҗәдә бик матур эшләнмәләр килеп чыкты, аларны бүләк итәргә яки йортны бизәү өчен кулланырга мөмкин.

Бу үзенчәлекле көн – фәннең һәм космик тармакта эшләүчеләрнең триумфы көне.

Әлеге истәлекле дата алдыннан Теләче балалар китапханәсендә «Планеталар буйлап космик сәяхәт» дип исемләнгән иллюстратив китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә китап укучыларга борынгы астрономия фәне, йолдызлар һәм галактикалар, планеталар һәм кометалар дөньясы турында белергә ярдәм итүче басмалар тәкъдим ителде.

Ватанны саклау елы һәм Бөек Җиңүнең 80- еллыгы кысаларында  бүген 11 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру,  патриотик кыйммәтләрне ныгыту,  балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю. Бәйге быел дүртенче тапкыр үткәрелә,елдан-ел үсә, популярлаша.  Бәйге тәлапләре буенча, балалар  үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала җиңүче, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды.


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Конкурсның төп бурычы: балаларның игътибарын йорт хайваннарын саклау, үзеңнең йортыңда булган хайваннарга мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм аларга сакчыл мөнәсәбәттә булу. Балалар рәсемнәр ясадылар һәм үз йорт хайваннары турында күңелле хикәя әзерләделәр. Ахырда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Аларның максаты: балаларның космос, аны беренче булып ачучылар, танылган космонавтлар турындагы күзаллауларын киңәйтү; кызыксынучанлыкны, танып белү активлыгын үстерү, эрудициянең гомуми дәрәҗәсен күтәрү; үз Ватаныбыз өчен горурлы тәрбияләү.

Әлеге вакыйга яңа космик эра башлануга старт булды. Шул уңайдан, 9 апрель көнне Шармыш авылы китапханәчесе яшь укучылар белән «Китапханә космодромы»ннан галәм киңлекләре буйлап виртуаль космик сәяхәткә чыкты. Йолдыз юлы буенча балалар «Җир», «Галәм», «Планета», «Кояш» космик станцияләрендә тукталыш ясадылар, табышмакларга, космик викторина сорауларына җавап бирделәр, «Ачык космоста», «Авырлыксызлык» конкурсларында катнаштылар. Шулай ук әлеге чарага «Космик орбиталар юллары» күргәзмәсе әзерләнгән иде.

          Районда  эшләүче  дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар хәм   аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә хәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Ә авыл хуҗалыгында бу төр хезмәт әлеге тармакта кулланышта булган үзйөрешле машиналарның тиешле тәртиптә эксплуатацияләнүенә күзәтчелек итә.

2025 елның 8 апрель көнне Теләче муниципаль районы «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

2025 елның 7 апрель көнне Теләче муниципаль районы КФХ «Ахметова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 8 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Сәламәт булыйм дисәң» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрелде. «Сәламәтлек - иң зур байлык», -  диләр. Физик күнегүләр сәламәт яшәү рәвешен саклап калу ысулларының берсе булып тора. Чара барышында балалар төрле спорт уеннары уйнадылар. Шулай ук, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау уңаеннан «Сезнең өчен халык медицинасы» күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында һәр бала физкультурадан, спорттан һәм дөрес тукланудан башка сәламәт булу мөмкин түгел дигән нәтиҗәгә килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International