11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә китаплардан күргәзмә оештырылды.
10 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Бөтенроссия аеклык көне кысаларында «Трезвость – норма жизни» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халык арасында аңлату эшләре алып бару. Барлык катнашучыларга хәмернең зыяны турында буклетлар таратылды, шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.
9 сентябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Кояшкай” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Көзге сихри матурлык” дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе ясалды. Балалар күргәзмә материалларын китапханәдә ясадылар. Зәвык белән ясалган әлеге вазалар балаларның үзләренә дә бик ошады.
“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре Обелиск янына агачлар утырттылар.
Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе дә катнашты.
8 сентябрь көнне, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, Инстаграм челтәр битендә Теләче балалар китапханәсе онлайн режимда «Туган ягым, Татарстан» дип исемләнгән видео-презентация тәкъдим итте. Слайдлардагы фотоматериал китап укучыларда Татарстаныбызның тарихы, мәдәнияте, табигате буенча белемнәрен формалаштырырга, шулай ук республикабызга карата мәхәббәт, гражданлык, ватанпәрвәрлек һәм үз илең өчен горурлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Әлеге акция кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мәрхәмәтлек көнендә катнаштылар. 9 сентябрь көнне «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамблендә катнашучылар белән бергә чиркәү территориясен чистарттылар.
Шушы уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Ленинград блокадасы - тарихның бер көне " дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм батырлыгы булып кереп калды. Балалар бу вакыйга турында мәгълуматне игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен кисәтү, белем бирү оешмаларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатыннан һәм Россия эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән безнең балалар бакчасында иминлек атнасы узды.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнар, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, туган төбәгебезнең бүгенгесе турында сөйлиләр. Шулай ук китап укучылар авылыбыз тарихын чагылдырган презентация белән таныша алачак.