Иминлек атнасы узды.

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен кисәтү, белем бирү оешмаларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатыннан һәм Россия эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән безнең балалар бакчасында иминлек атнасы узды. Атна дәвамында балалар эшчәнлегенең барлык төрләре( уен, коммуникатив, хезмәт, танып - белү - тикшеренү, продуктив, музыкаль-нәфис нәфәсәти эшчәнлек, экскурсия) куркынычсызлык темасы буенча оештырылды. Педагоглар балалар өчен кызыклы уен формаларында табигатьтә, өйдә, шәһәрдә, юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча танып-белү чаралары оештырдылар. «Юл йөрү кагыйдәләрен ни өчен белергә тиешбез», "Мәрхәмәтле һәм явыз ут", «Файдалы һәм зыянлы бөҗәкләр», «Сәламәтлек китабы», «Таныш булмаган кешеләр белән урамда...»дигән әңгәмәләр үткәрелде. Төрле сюжетлы-рольле уеннар уйнадылар.

Атна ахырында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре»дигән кызыклы тамаша булды. Әлеге чараның максаты: уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыту. Кунакка килгән юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законнарны үтәү буенча инспекторы Нәзиров Р.Х. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерделәр, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International