ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Балалар китапханәнең нәрсә икәнен һәм аның ни өчен кирәк булуын белделәр. Балалар китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. Китапларның нәрсәне яратмавын, ә нәрсәгә шат булачакларын белделәр.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

23 нчесентябрь көннерайон мәдәният йортындадүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының беренче оештыру утырышы узды. Утырышның көн тәртибендәтүбәндәге мәсьәләләр каралды.

Җәйге чорда безнең  Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар көн саен тәрбияче апалары белән чәчәк түтәлләрен күзәтте һәм карады. Түтәлләр исә җәй дәвамында аларны үзләренең матурлыклары белән сөендерделәр. Менә киләсе елга чәчү өчен, орлык җыярга вакыт җитте. Чәчәк орлыгын җыю бик җаваплы эш икән ул. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Мөхәммадиева М.Ф. балаларны бу хезмәтнең серләренә төшендердерде: чәчәк орлыкларын коры кояшлы көннәрдә генә җыярга һәм дымык вакытта җыелган орлыкларның күгәрергә мөмкинлеге турында аңлатты. Аннан соң тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән берлектә киләсе елга утырту өчен циния, бархатцы, календула орлыкларын җыйдылар һәм сакларга куйдылар. Орлык җыю тәмамланганнан соң, балалар аларның төзелешен өйрәнделәр, чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерделәр.

2020 елның 22 сентябрь көнендә Шәтке авылында яшәүче тыл ветераны Оспенникова Вера Льеонтьевнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Вера апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров, Вера апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

21 нче сентябрьдә Теләче урта мәктәбе укучылары Теләче муниципаль районы прокурор ярдәмчесе Ибрагимов Р.Р.,инспектор Муталлапов И.Р. һәм методист –психолог С.Н. Хаҗипова белән очраштылар. Хокук бозуларны кисәтү турында  әнгәмә бик файдалы булды.


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

18 сентябрь көнне район Советының кече залында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Алар "Күңелле балачак " клуб берләшмәсенә йөрүче балалар  белән һәйкәл тирәсенә өмә үткәрделәр.

Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә 15 сентябрь көнне  төрле  сыйныф укучылары өчен "Икмәк – бөтен нәрсәгә баш" исемле мәгълүмати сәгать уздырылды.  Китапханәче    икмәкнең кыйммәте, аны үстерүче кешеләр һәм игенче хезмәтенең авырлыгы турында сөйләде,  балалар иген үстерүгә кагылышлы китаплар белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар.

18нче сентябрь көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында  һәр елны уздырыла торган спорт бәйрәме “Көзге кросс-2020” булып узды. Бу бәйрәмне үткәрүнең  төп максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, физик үсешләрен ныгыту, чыдамлыкны үстерү, спортка карата мәхәббәт тәрбияләү.

 “Көзге кросс-2020” зур төркемнәргә йөрүче балалар катнашты. Бәйрәмнең башында балалар күңелле музыка астында разминка ясадылар, ә аннан соң йөгерештә көч сынаштылар. Ахырдан иң җитезләр медальләр белән бүләкләнделәр.Спорт бәйрәме бик күңелле узды .

2020 елның 18 сентябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. мәктәптә укучы балалар белән "Мин һәм минем Туган илем" технологиясе кысаларында "Патриотлык һәм мин аны ничек аңлыйм" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: катнашучыларда патриотизм, Ватанга мәхәббәт, кешелек кыйммәтләренә карата кызыксыну, актив гражданлык позициясе һәм шәхеснең гражданлык сыйфатлары, хокукый культура, Дәүләт төзелеше һәм дәүләт символикасын өйрәнү белән кызыксынуны формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International