Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә 15 сентябрь көнне төрле сыйныф укучылары өчен "Икмәк – бөтен нәрсәгә баш" исемле мәгълүмати сәгать уздырылды. Китапханәче икмәкнең кыйммәте, аны үстерүче кешеләр һәм игенче хезмәтенең авырлыгы турында сөйләде, балалар иген үстерүгә кагылышлы китаплар белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар.