Җәйге чорда безнең Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар көн саен тәрбияче апалары белән чәчәк түтәлләрен күзәтте һәм карады. Түтәлләр исә җәй дәвамында аларны үзләренең матурлыклары белән сөендерделәр. Менә киләсе елга чәчү өчен, орлык җыярга вакыт җитте. Чәчәк орлыгын җыю бик җаваплы эш икән ул. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Мөхәммадиева М.Ф. балаларны бу хезмәтнең серләренә төшендердерде: чәчәк орлыкларын коры кояшлы көннәрдә генә җыярга һәм дымык вакытта җыелган орлыкларның күгәрергә мөмкинлеге турында аңлатты. Аннан соң тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән берлектә киләсе елга утырту өчен циния, бархатцы, календула орлыкларын җыйдылар һәм сакларга куйдылар. Орлык җыю тәмамланганнан соң, балалар аларның төзелешен өйрәнделәр, чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерделәр.