23 нчесентябрь көннерайон мәдәният йортындадүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының беренче оештыру утырышы узды.

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

         23 нчесентябрь көннерайон мәдәният йортындадүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының беренче оештыру утырышы узды. Утырышның көн тәртибендәтүбәндәге мәсьәләләр каралды.

 

  1. Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлеклекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре  турында.
  2. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең отставкасы турында.

3.Теләче муниципаль районыБашлыгын сайлау  турында.

4.Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында.

5. Теләче муниципаль район Советы комитетларының составын раслау турында.

6. Теләче муниципаль районыБашкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында.

7. Теләче муниципаль район Советының 2006 нчы елның 17 нче февраленнән 31 нче номерлы “Теләче муниципаль район Советы аппараты турында” карарына һәм 2013 нче елның 28 нче октябреннән булган “ Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты структурасын һәм аның хезмәткәрләренең чик санын билгеләү турындагы” 170 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.

        

         Сессия эшендәТатарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готович Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт СоветыдепутатыЗиһаншин Азат Илдусович һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

 

Яшерен тавыш бирү юлы белән Теләче муниципль районы башлыгы итеп Хаҗипов Нәҗип Нәкыйповичсайланды.

Район башлыгы тәкъдиме белән, депутатлар Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары вазыйфасына Фәтхуллин Айрат Гыйлвановичны сайлап куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International