Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

21 сентябрь 2020 ел., дүшәмбе

18 сентябрь көнне район Советының кече залында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Әлеге утырышта Теләче муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зинатуллин Ф. Ф., прокурор урынбасары Зиннатуллин Р. Р., Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Стаценко Р. Ю., Теләче муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Фархутдинов С. И., «Теләче үзәк район хастаханәсе» учреждениесенең баш табибы Галиуллин И. И. чыгыш ясадылар.

 

 Түбәндәге сораулар каралды:

1. «2015 – 2023 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасы чараларының Теләче муниципаль районы буенча 2020 елның 2 кварталында гамәлгә ашырылуы турында.

2. Теләче муниципаль районында коррупция күренешләрен булдырмау буенча күзәтчелекне гамәлгә ашыру турында.

3. Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлегенең коррупцион хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау эшчәнлеге турында.

4. Теләче муниципаль районында бюджет акчаларының максатчан, рациональ кулланылышына контрольлек итү һәм аларны дорес кулланмауга юл куймау турында.

5. Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупцион күренешләрне киметү буенча чараларны оештыру турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International