ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, Казаклар авылы китапханәсендә "Гасырлар кичкән тарих" дигән исем астында күргәзмә оештырылды.

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнар, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, туган төбәгебезнең бүгенгесе турында сөйлиләр. Шулай ук китап укучылар авылыбыз тарихын чагылдырган презентация белән таныша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International