ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

3 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсе, клуб белән берлектә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар кысаларында үткәрелә торган  “Тормыш тамчысы " Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

2 сентябрьдә Россиядә кешелек тарихында иң зур Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануы билгеләп үтелә. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны әлеге дәһшәтле сугышның кайбер эпизодлары һәм тарихи фактлары белән таныштырдылар.

Шәтке авылында мәдәният хезмәткәрләре тарих сәгате үткәрделәр . Китапханәче һәм мәдәният йорты директоры балаларга кешелек тарихындагы иң зур сугыш, кешелек цивилизациясе яшәешен куркыныч астына куйган икенче бөтендөнья хәрби-сәяси коалициясе турында сөйләделәр.  Максат: үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышы тарихы, саклаучыларның батырлыгы турында белемнәрне киңәйтү.

Бездә беренче тапкыр узган «Тормыш тамчысы» акциясе терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында үткәрелә һәм 2004 елда Беслан мәктәбендә куркыныч фаҗига корбаннары истәлегенә багышлана. Нәкъ менә 3 сентябрьдә мәктәп бинасын штурмладылар, анда өч көн дәвамында террорчылар тоткыннарны тоткарладылар. Китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире балаларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында сөйләделәр, теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

3 нче сентябрь көнне истәлекле дата чаралары кысаларында мәдәният хезмәткәрләре "Миләш тәлгәшләре" берләшмәсенә йөрүче балалар белән кәгазьдән самолетлар моделен булдырдылар.

Иң элек китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергәләп Беслан фаҗигасендә һәлак булган корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, һәлак булганнар рухына атап, тантананың символы булган касәдән бер уч төбе су алып үсемлекләргә сиптеләр.

Казаклар авыл китапханәсе әлеге хәтер көненә багышланган «Капля жизни» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Өч көн бер тамчы су да эчә алмаган Беслан корбаннары истәлегенә, балалар учларына су җыеп Билгесез солдат һәйкәле территориясендә үсүче чәчәкләргә су сиптеләр. Акция барышында сугыш вакытында һәлак булганнарны да бер минут тынлык белән искә алынды.

3 сентябрь көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. мәдәният йорты директоры белән берлектә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан “Капля жизни” Бөтенроссия акиясенә кушылып «Мир на земле. Мы – против терроризма!»  исемле күргәзмә янында әңгәмә үткәрде. Мәдәният хезмәткәрләре әңгәмә барышында терроризмга каршы көрәш вакытында үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеген аңлаттылар. Балаларга “Сак булыгыз! Терроризм», «Терроризм – җәмгыятькә янау» исемле буклетлар таратылды.

Шул уңайдан Алан авылы китапханәсендә һәм мәдәният йортында эшләп килүче төрле берләшмәгә йөруче балалар белән Алан урта мәктәбендә урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда экскурсиядә булдылар.

3 сентябрь көнне Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, «Капля жизни” Бөтенроссия акциясе кысаларында, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган хәтер сәгате үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International