ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Иске Карабаян авылы китапханәчесе 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушыла.

Әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары, Теләче муниципаль районының "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. һәм социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х катнашты. Биредә балалар теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, терроризмның асылы, аның төрләре һәм максаты белән танышты. Моннан тыш терроризм турында мультипликацион фильмнар һәм видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук балалар "Терроризмсыз тормыш" дигән темага рәсемнәр дә ясады. Ахырдан чарада катнашучылар истәлеккә дисклар белән бүләкләнде.

Әлеге чара укучыларда икмәккә сакчыл караш, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы икәнен аңлату максатыннан үткәрелде. Шулай ук укучыларга яңа китаплар тәкъдим ителде.

Шул уңайдан  Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Скорбим и помним» акциясе үткәрделәр. Акция барышында һәр катнашучы үз фикерен белдерә алды, ни өчен ул тынычлык һәм терроризмга каршы. Акциядә катнашучылар Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булганнар истәлегенә  Хәтер шәмен кабыздылар.

Шул уңайдан  Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  сугыш хэм хезмэт ветераны Егоров Василий Егоровичнын оныкчыклары белэн мәдәният йортында эшләп килүче музейда  экскурсиядә булдылар.

Субаш авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясенә кушылалар.  Әлеге акция 2004-нче елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Акция аша без безнең белән булмаганнарны искә алып символик рәвештә үсемлекләргә  су бирергә чакырабыз.

Шул уңайдан  3 сентябрь көнне  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы ”дигән исем белән  әңгәмә-кичә үткәрелде.  Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар.  Алар белән  терроризм турында сөйләшү алып барылды, стенд һәм альбомнар күрсәтелде.

Соңгы 20 елда илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле почмакларында, төрле авырлыкларда террористлар тарафыннан һөҗүм итүләр булып тора. Шуның иң куркынычы һәм иң фаҗигалесе Беслан шәһәрендәгеседер мөгаен. 2004 елның 1 сентябре бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен кайгы көне булып тарихка кереп калды.Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Нәрсә ул экстремизм, терроризм. Бу куркынычны ничек җиңәргә?” исемле күргәзмә куелды.

Әлеге акциягә кушылып 3 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә  йөрүче балалар белән "Тормыш тамчысы" дип исемләнгән әңгәмә-кисәтү уздырдылар.Әңгәмә барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләре, максатлары нинди икәнен белделәр.

Икенче бөтендөнья сугышы-кешелек тарихында иң зур сугыш. Ул 1939 елның 1 сентябрендә башлана һәм 1945 елның 2 сентябрендә тәмамлана. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре хәтер сәгате үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International