Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Беренчеләрдән булып укы! Балалар китапханәсенең яңалыклары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Биредә балаларны китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштырдылар. Балалар игътибарына төрле тематикадагы китаплар, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен төрле эчтәлектәге журналлар тәкъдим ителде.
Мәктәпкәчә яшьтә балаларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова “Килегез, укып хозурланыгыз!” дип исемләнгән библиобакча оештырды.
Күкчә авыл китапханәчесе Сәләхова Илсөяр Фәрит кызы, Россия көненә багышланган “Россия турында яраткан юллар" дигән челтәрле акциясенә кушылып, Сертификат алды. Акцияне оештыручы: Башкортостан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе.
Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без” рубрикасы кысаларында Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Фатих Хөсни иҗатына багышланган видеороликлар куелды.
Теләче үзәк китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан “ Помнит сердце, не забудет никогда” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Бу көнне Теләче балалар китапханәсенең иң актив китап укучылары «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китап укучылар «Гөрләвек» курчак театры клубына йөрүчеләр белән беррәттән Хәтер шәмен үз өйләренең тәрәзә каршысында һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында кабызды. Без, Бөек Ватан сугышында катнашып, фашизмга каршы аяусыз көрәштә илебез азатлыгын саклаган геройлар турында беркайчан да онытмабыз!
79 елдан соң да, 1941 елның 22 июнь көне турында хатирәләр һәрберебезнең йөрәгендә тирән ихтирам белән искә алына.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Шуны истә тотып, 22 июнь көнне Максабаш авылы һәйкәле янында китапханә мәдәният йорты белән берлектә “Хәтер шәме” акциясен үткәрделәр. Акциядә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучылар да катнашты.
26 июнь көнне район Советының актлар залында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов рәислегендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Казаклар авылы китапханәсенең җәйге уку залында “Хыялый балакчак” берләшмәсе белән берлектә “Яңа китап иң шәбе, укы син аны, яме” дигән библиошопинг үткәрелде. Чараның максаты: яңа кайткан китаплар белән таныштыру, балаларга укуның файдасы турында сөйләү, аларны укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү һәм башка балаларда укуга кызыксыну уяту.