Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучылары белән берлектә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Әлеге акция Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча игълан ителгән Хәтер һәм Дан елы кысаларында уза.
Җитәкчесе - Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия. Акциянең оештыручысы – А.Н.Макаров исемендәге Каләҗе район китапханәсенең балалар бүлеге.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Непобедимые из сорок первого...» исемле патриотик акциядә катнашып Диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы: Крым Республикасы Красноперекопск шәһәре үзәк китапханәсе.
22 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм Теләче авылы яшьләре “ Хәтер шәме “ дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Бөек Ватан сугышында һаләк булган сугышчылар обелисгына янып тоган шәмнәр куйдылар.Сугыш вакытында һаләк булган хәрби очучылар каберен чистарттылар, шәмнәр куйдылар.
Бу көнне, 79 ел элек Бөек Ватан сугышы – Россия һәм кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш башланган көн. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Шул уңайдан, Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре авылыбыздагы обелискка чәчәкләр салдылар. Яу кырында ятып калган авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Теләче мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С., җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Р.М. һәм районның кинооператоры Вәлиуллин И.Х. районыбызның борынгы авылларыннан булган Төрек-Тәмтенең тарихи урыннарын барладылар, авылның китапханә эшчәнлеге белән таныштылар.
Субаш авыл мэдэният хезмэткэрлэре китапханәче белән берлектә Бөтенроссия «Хәтер шәме» акциясенә кушылды. Обелиск янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны шәм яндырып, бер минут тынлык белән искә алдылар.
Теләче муниципаль районы Иске Җөри авылы китапханәчесе гилҗмутдинова Рузалия Калуга өлкәсе "Юхновка җирлекара китапханәсе"нең Плосковой авыл китапханәсе оештырган “Любимые строки поэта” исемле акциядә катнашып Сертификатка ия булды.
Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе “Бергәләп Пушкинны укыйбыз” дип исемләнгән онлайн марофонда катнашты. Оештыручысы – Тугулым шәһәр округының А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә. Марофонда 5 укучы катнашып Дипломга ия булдылар.
Районыбызда 27 сайлау участогы бар. Исегезгә төшерәбез, 25 нче июньнән 30 нчы июньгә кадәр һәм 1 нче июль көнне районыбызда барлык сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр. Аерым график нигезендә сайлау участокларыннан ерак урнашкан авылларда 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге булдырыла.