Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.
22 июнь көнне Иске Жөри авылы китапханәчесе балалар белән һәйкәл янына чәчәкләр салдылар. Укучыларга “Хәтер атлый гүя ил буйлап” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләр, истәлекләр белән таныштылар.
Олы Мәтәскә авыл җирлеге эшчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм эшчеләре бу көнне зурлап искә алдылар. Һәйкәл янында митинг булды. Мәктәп директоры кыскача гына бу көн хакында сөйләп үтте. Сугыш афәтен күргән ватандашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә венок салынды.
Бу көн безгә фашистлар ихтыярында җәзаланган, тылда ачлыктан һәлак булган барлык сугышларда һәлак булганнарны искә төшерә. Без үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны шул дәһшәтле елларда саклап, изге бурычын үтәгән һәркемгә кайгы-хәсрәтебезне уртаклашабыз.
Айдар авылы китапханәсе укучысы Габдрахманова Динә Теләче балалар китапханәсе тарафыннан Пушкин көненә багышлап уздырылган «Пушкин шигырьләре балкышы» дип исемләнгән кычкырып укулар акциясендә катнашып иң оригиналь укучы Дипломы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Айдар авылы китапханәчесе Фаляхова Алсу Гыйззәт кызы "Яратам...Язам...Укыйм» дип исемләнгән челтәрле акциягә кушылды. Акциянең оештыручысы – Түбән Кама шәһәренең Тукай китапханәсе
Айдар авылы китапханәсе китап укучылары Динә Габдрахманова һәм Роберт Давлетшин Пушкин көненә багышланган «Пушкинны данлыйбыз» дигән челтәрле акциядә катнашып Дипломга ия булдылар. Оештыручысы: Түбән Вартовск шәһәренең 7 нче номерлы балалар-яшүсмерләр китапханәсе.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Айдар авыл китапханәсе Пушкин көненә багышланган «Пушкинга - Китап Воокеты » дип исемләнгән челтәр акциясенә кушылды һәм Диплом белән бүләкләнде.
22 июнь-һәркемгә таныш,чөнки нәкъ менә шул көнне меңләгән кешенең гомере өзелгән,якыннарын югалткан,безнең йөрәкләрдә мәңгелек эз калдырган Бөек Ватан сугышы башланган. Күргәзмәдәге китаплар шушы вакыйгаларны яктырталар һәм сугыш каһарманнарының батырлыкларын тагын да тирәнрәк аңларга Ярдәм итәләр.
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре дәвам итә. Җанисәпкә әзерлекнең бик зур һәм мөһим өлеше узды. Бу-халык санын алуны үткәрүнең оештыру планын төзү. Районның оештыру планы ВПН-2020 үткәрү буенча муниципаль берәмлек комиссиясе белән килештерелде.Татарстанстат килештерелгәннән соң комиссия утырышы беркетмәсе җибәрелә, анда комиссия рәисе визасы белән килештерү планын һәм листын килештерү мәсьәләсе каралды. Хәзерге вакытта 1-6-орг номерлы оргпланның барлык формалары, аңлатма язуы бастырып чыгарылган, подшитлар. Шулай ук район һәм район үзәге Теләче авылы карталары ясалды.
Аңа 1972 елда БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан нигез салына һәм шул чордан бирле ул бөтен дөнья белән ел саен искә алына. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе Вконтакте социаль челтәр битендә видеоролик урнаштырды.