Бөек Ватан сугышы, аның аерым вакыйгалары һәм ул вакыйгаларда катнашкан, шуларның шаһиты булган кешеләр халык күңелендә мәңге калачак. Сауш авылы китапханәчесе Бөек Җиңүнең – 75 еллыгы уңаеннан “Батырлар даны – мәңгелек!” темасына стенд эшләде. Стендта Сауш авылыннан Бөек Ватан сугышына китүчеләр, илебез азатлыгы өчен яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалганнар, Бөек Ватан сугышыннан исән – имин әйләнеп кайтучылар исемлекләре яктыртылды.
Сауш авылы китапханәчесе Сәйфутдинова Р.М. тарафыннан мәдәният йортының тирә - юне чистартылып, яшелләндерү эшләре алып барыла. Мәдәният йорты яны бакчасы булдырылып, күп төрле чәчәкләр үстерелә.
Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан Сауш авылы китапханэчесе онлайн режимда «Наркотикларсыз тормыш» темасына информацион сэгать уткэрде. «Уйлан кешем» исемле китап кургэзмэсе оештырылды.
Сауш авылы китапханәчесе самоизоляция вакында волонтер буларак авылыбызның өлкән яшьтәге китап укучысы, ялгыз яшәүче тыл ветераны Гатауллина Фатыйма апага һәрвакыт хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп, хәлен белешеп, дарулар алып кайтып торды.
Сауш авылы китапханәчесе Сәйфетдинова Р.М. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Бай тарихлы авылым - Сауш” дип исемләнгән стенд эшләде. Стендта авылыбызның тарихы, күренекле кешеләре, истәлекле урыннары яктыртылды.
Һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелиск янында китапханәче мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар коллективы һәм укучылар белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «һәлак булганнар исеменә " дип исемләнгән әдәби-танып-белү сәгате үткәрделәр.
1418 көн һәм төн дәвам иткән авыр канкойгыч сугыш 1945 елның 9 маенда фашистлар блокының илләрен тар-мар итү белән тәмамлана.
Россия Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы белән бу көн Хәтер һәм кайгы көне дип атала башлый.
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Шәтке авыл китапханәсендә сугыш башланган кайгы көненә «Ачы Хәтер шәме» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш турында китаплар урын алды.
Авылыбызның чишмә суларын эчеп, болыннарында аунап үскән егет 21 яшендә Бөек Ватан сугышында һаләк була.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйрь буларак, Габдулла Галиевның исеме Татарстан язучылар Союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылган. Аның бары тик “Яшел бөреләр” һәм “Үсәбез” дигән шигырьләр җыентыгы гына дөнья күрә. Шәтке авылы китапханәсендә “Безнең яктан, безнең туфрактан ул” дип исемләнгән тематик өстәл ясалды. Анда Габдулла Галиев тормыш юля һәм ы турында мәгълумат куелды.
1941 елның 22 июне — Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе-Хәтер һәм кайгы көне-Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн фашистлар ихтыярында җәзаланган, тылда ачлыктан һәлак булган барлык кешеләр турында искә төшерә.
Әңгәмә барышында укучылар яшүсмерләр арасында наркомания таралу проблемасы, наркотик матдәләр куллану кирәкмәгәнлеге турында сүз алып барылды Наркотикларга каршы балаларга кызыклы китаплар укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тәкъдим ителде.