Авылыбызның чишмә суларын эчеп, болыннарында аунап үскән егет 21 яшендә Бөек Ватан сугышында һаләк була.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйрь буларак, Габдулла Галиевның исеме Татарстан язучылар Союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылган. Аның бары тик “Яшел бөреләр” һәм “Үсәбез” дигән шигырьләр җыентыгы гына дөнья күрә. Шәтке авылы китапханәсендә “Безнең яктан, безнең туфрактан ул” дип исемләнгән тематик өстәл ясалды. Анда Габдулла Галиев тормыш юля һәм ы турында мәгълумат куелды.