Шуның чираттагысы 21 июнь көнне “Без – наркоманияга каршы” дигән исем белән узды. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар. Башта китапханәче белән мәдәният йорты директоры укучыларга наркоманиянең тормыш өчен ни дәрәҗәдә куркыныч чир булуы турында аңлатып уздылар. Соңыннан алар мәдәният йорты каршындагы асфальтка рәсемнәр төшерделәр.
Россия Республикасы Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан вәкаләтләндерелгән Ревком шул көннән башлап, Казан губерна башкарма комитетыннан яңа республика белән идарә итү вәкаләтләрен үзенә кабул итеп ала.
А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан Воронеж өлкәсе “Слобода” балалар китапханәсе үткәргән “Пушкин әкиятләрен ясыйбыз” исемле челтәрле акциядә катнашып, Хазиев Самат Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия.
Сугыш башлану һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында китапханәче Нәҗипова һәм мәдәният йорты директоры Низамова сөйләде. Безнең тормыш өчен, Ватаныбыз өчен көрәшкән бабаларыбызның батырлыкларын онытырга момкин тугел. Балалар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә кабызылган шәмнәр белән обелис янына үттеләр һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Китапханә эшендә наркоманияне кисәтү буенча төрле библиографик кулланмалар – буклетлар, белешмәлекләр чыгару, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы сценарияләр төзүгә зур игътибар бирелә. Айдар авыл китапханәсе , 20 июнь көнне халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш айлыгы кысаларында, сәламәтлеккә карата зарарлы булган матдәләрне яктыртучы «Наркотикларга каршы бердәм көрәшик» исемле белешмәлек тәкъдим итте.
Әлеге дөньякүләм вакыйга уңаеннан , 19 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Тормыш яшәү өчен кирәк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Әлеге мәсьәлә буенча зур күләмдә мәгълүмат туплаган китапханәләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә мөһим роль уйный. Әлеге глобаль пролеманы хәл иткәндә барлык җәмәгатьчелек белән берлектә тырышып кына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, наркотиклар куллану белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәшне тасвирлаган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар , сәламәт яшәү рәвешен сайларга өндәүче белешмәлекләр һәм наркотикларның зыяны турында кисәтүче буклетлар урын алды.
Шармыш авыл китапханәсе кулланучылары өчен «әйләнә-тирәбездә шифалы үсемлек»дип исемләнгән китап күргәзмәсе-совет эшли башлады. Әлеге күргәзмә безнең җирлектә үсә торган үсемлекләрнең файдалы үзлекләре турында сөйли. Күзәтү барышында тәкъдим ителгән китаплар халык чараларын һәм дару үләннәрен дәвалау турында сөйләячәкләр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән тагын бер китаптан файдалы чәй һәм настойлар әзерләү рецептларын белергә була.
Ә дару үләннәре турындагы белемнәрен кроссворд чишеп тикшерергә була.
Бу көнне, 79 ел элек Бөек Ватан сугышы – Россия һәм кешелек тарихында иң канкойгыч каты сугыш башланды. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Сугыш дәһшәтенә карамастан, Җиңү яулаган әти-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тарихи хәтер” исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алдык. Без ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.
Шармыш авыл китапханәсенә килүчеләр өчен Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан " яктылык яки караңгылык. Син нәрсә сайлыйсың?» Әлеге күргәзмә зарарлы гадәтләрнең кешегә йогынтысы белән таныштыра, яшьләрне наркотик омутка тарту, психоактив матдәләрне татып карарга тәкъдим иткән кешеләргә ничек каршы торырга кирәклеген аңлата.
Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бөтенроссия күләм тавыш бирүен үткәрүдә 1 нче июль тавыш бирү көнне һәм тавыш бирү көненә кадәр тавыш бирүне оештыручы участок сайлау комиссияләренең эш сәгатьләре