Субаш авылы китапханәчесе Петрова Лидия Илья кызы Россия көненә багышланган «Россия турында яраткан юллар" дигән челтәрле акциядә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Оештыручы: Башкортостан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе.
Наркомания - хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру уңаеннан Субаш авыл китапханәсендә “Наркомания – киләчәксез тормыш” дигән исем астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Балаларга наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлатылды һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирелде, алар наркоманиягә карата үз фикерләрен, карашларын белдерделәр. Чарага “Наркомания - замана чире”, "Наркомания- знак Беды" дигән күргәзмәләр оештырылды, аларга күзәтү ясалды.
«Хәрәкәтнең хәзерге Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны яңа срокка сайларга тәкъдим итсәм, беркемне дә гаҗәпләндермәм. Чөнки аның бәхәсле мәсьәләләрне конфликтка кадәр җиткермичә, шәхси сөйләшүләр юлы белән хәл итү омтылышы аерылып тора», — диде «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев.
Ачык һавада китап уку кызыклы һәм файдалы. Үтеп баручы һәр кеше китап укучы булып языла ала. Саф һавада утырып ял итү, газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән танышу күпләрне битараф калдырмас дип ышандыра.
Шулай итеп без балаларны һәм өлкәннәрне китаплар бүләк итәргә һәм кечкенә китап укучыларыбызны китап укуга җәлеп итәргә тырышабыз. 18 июнь көнне берничә авторның китабын безгә бүләк иткән Елизаров Давидка чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Китапханәгә тапшырылган китаплар китап киштәләрендә үз урынын алып кына калмыйча, һичшиксез үз укучысын табар дип ышанабыз.
2020 елның 18 июнендә Әбде авыл китапханәсендә «бәйлелек бәясе - тормыш " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде, анда профилактик әңгәмә белән Әбде ФАП фельдшеры Прохорова М. А. чыгыш ясады..Безнең укучыларга зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча китаплар тәкъдим ителде һәм әдәбиятка күзәтү үткәрелде.
Аның максаты: якташ язучыбызның иҗатын туган як материалларына, газеталардагы басмаларга, шулай ук интернет челтәрендәге материалларга таянып өйрәнү иде. Слайдларда язучы-якташыбызның биографиясе буенча тупланган материал яктыртылды. Әлеге презентация белән инстаграммда, балалар китапханәсе битендә танышырга була.
19 июнь көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләченең үзәк мәдәният һәм ял паркында «Җәй китап белән» дип исемләнгән җәйге уку залы оештырды. Китап укучылар арасында безнең «Гөрләвек» курчак театры клубы членнары да бар иде, алар китапханә хезмәткәрләренә әлеге уку залын бизәргә ярдәм итте.
Җәй көне китапханәбезнең бурычы булып балаларның буш вакытларын мөмкин кадәр файдалырак итү һәм аларның күзаллауларын киңәйтү тора.
Чара барышында наркотиклар, аларның төрләре, куллану нәтиҗәләре, наркотик матдәләрне куллануга җәлеп итү ысуллары, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше турында сүз барды. Китапханәче сөйләвен тыңлаганнан соң, балалар наркомания-үлем куркынычы һәм бик авыр хәл ителә торган проблема дип нәтиҗә ясадылар.
Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р сәламәт яшәү рәвеше турында авылыбыз яшьләре белән “Үзеңне наркотикларга бәйләмә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.