Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркотиклар тора.

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Бүгенге көндә яшь буын әлеге  чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш.    Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы   китапханәчесе Гильмутдинова Р  сәламәт яшәү рәвеше турында авылыбыз яшьләре белән  “Үзеңне наркотикларга бәйләмә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.  Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге  гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International