Наркомания - хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру уңаеннан Субаш авыл китапханәсендә “Наркомания – киләчәксез тормыш” дигән исем астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Балаларга наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлатылды һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирелде, алар наркоманиягә карата үз фикерләрен, карашларын белдерделәр. Чарага “Наркомания - замана чире”, "Наркомания- знак Беды" дигән күргәзмәләр оештырылды, аларга күзәтү ясалды.