Шулай итеп без балаларны һәм өлкәннәрне китаплар бүләк итәргә һәм кечкенә китап укучыларыбызны китап укуга җәлеп итәргә тырышабыз. 18 июнь көнне берничә авторның китабын безгә бүләк иткән Елизаров Давидка чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Китапханәгә тапшырылган китаплар китап киштәләрендә үз урынын алып кына калмыйча, һичшиксез үз укучысын табар дип ышанабыз.