Бөек Ватан сугышы, аның аерым вакыйгалары һәм ул вакыйгаларда катнашкан, шуларның шаһиты булган кешеләр халык күңелендә мәңге калачак. Сауш авылы китапханәчесе Бөек Җиңүнең – 75 еллыгы уңаеннан “Батырлар даны – мәңгелек!” темасына стенд эшләде. Стендта Сауш авылыннан Бөек Ватан сугышына китүчеләр, илебез азатлыгы өчен яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалганнар, Бөек Ватан сугышыннан исән – имин әйләнеп кайтучылар исемлекләре яктыртылды.