ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2025 ел
чәршәмбе

19нче март көнне квалификация күтәрү курслары кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында ш.т.б.  Б. Сабасы, Арча һәм Теләче районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Педагогик диагностика нигезендә мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру"  дигән темага республика күләм семинар булып узды. Семинар барышында педагогларга дәресләр, музыкаль күренешләр,чыгышлар күрсәтелде.

Һәр кешенең зарарлы гадәтләргә һәвәслеге бар. Кемгәдер алар зарарсыз тоела, ә кайберләрендә алар аркасында җитди проблемалар барлыкка килә. Барлык зарарлы гадәтләр организмга һәм үз-үзеңне тотышыңа тискәре йогынты ясый. Китапханәчеләр мәгълүмат сәгатендә катнашучыларга аңлаешлы формада «зарарлы гадәтләр» төшенчәсе турында сөйләделәр. Чара барышында балалар гадәтнең нәрсә икәнен, нинди гадәтләрнең файдалы дип саналуын, ә кайсыларының сәламәт булырга комачаулавын һәм аларның нәрсәгә йогынты ясавын белделәр.


18
март, 2025 ел
сишәмбе

Нәкъ 11 ел элек Кырымда референдум узды, аның нәтиҗәләре буенча ярымутрау Россия Федерациясе составына керде. Кырымлыларның 96% тан артыгы Россия белән кушылу өчен тавыш бирде. Референдум нәтиҗәсендә Кырым ярымутравы рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде, ә Кырым Республикасы һәм шәһәр – герой Севастополь Россия Федерациясе субъектлары статусын алды.

Кырымда референдум узды, кырымлыларның 96% тан артыгы Россия белән берләшү өчен тавыш бирде. Референдум нәтиҗәсендә Кырым ярымутравы рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде, ә Кырым Республикасы һәм шәһәр - герой Севастополь Россия Федерациясе субъектлары статусын алды.

15 март көнне район балалар китапханәсендә, Теләче урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәренең Россия белән берләшү көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чара презентация, лекция һәм фикер алышу буларак үрелеп барды. Алынган белемнәрне ныгыту һәм материалны ныклап үзләштерү максатыннан мәгълүмат сәгатеннән соң «Таврида табышмаклары» викторинасы оештырылды. Шушы чарага өстәмә буларак «Минем Кырым – минем Россиям» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

Әлеге истәлекле дата кысаларында Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә, 5-9 сыйныф укучылары белән " Кырымның Россиягә яңадан кушылуы: Без бергә!» дип исемләнгән тематик класс сәгатьләре узды.

17 март көнне Арча районында  укучыларның иҗади сәләтләрен үстеру, милли традицияләргә мәхәббәт уяту максатыннан  Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге тарафыннан “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе үтте . Бу бәйгедә безнең мәктәптән  Гыйлаҗева Т. -6 класс, Саруханян М. -7 класс, Заббарова Ф -8 класс үзләренең  иҗат әсәрләре белән уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Җитәкчеләре: Зәйнуллина Р. Х., Мингазова Л. М.)

15 март көнне Айдар авылы китапханәсендә «Мин белергә хокуклы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында катнашучылар төп кеше хокуклары турында белделәр, кеше хокуклары һәм бала хокуклары турында Конвенция белән таныштылар. Укучыларга хокукларны һәм бурычларны белүнең мөһим булуы турында, җаваплылыкның төрләре турында аңлатылды.


17
март, 2025 ел
дүшәмбе

Бәйге онлайн форматта узды, Татарстан Республикасының 22 шәһәре һәм районыннан: Казан, Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Кукмара, Нурлат, Апас, Азнакай, Теләче, Тукай, Чирмешән, Актаныш, Биектау, Мөслим, Мамадыш, Саба һәм Балтач районнары.

«Сизә алам» проекты яшүсмерләр арасында эмоциональ грамоталылыкны үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучы оешмалар яшүсмерләрне фильм карау яки китап уку өчен үз мәйданчыкларына җыялар, ә аннары алар тудырган хис-кичерешләр турында фикер алышалар. Чара сәнгатьне һәм психологияне берләштерергә, үзеңне танып белергә мөмкинлек бирә. Китапханәдә «Сизә алам» Бөтенроссия проекты сугыш турындагы китапларны уку һәм фикер алышу, патриотик материал карау белән үрелеп барды. Чара барышында яшүсмерләр геройлар кичергән хисләрне тирәнрәк аңлый алдылар һәм аларны анализларга өйрәнделәр. «Геройларга мәңгелек хәтер» ролигын карау беркемне дә битараф калдырмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International